Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Пиротехника әйберләрен сатып алганда һәм кулланган вакытта игътибарлырак булыгыз

Яңа ел төне чыршыдан, бенгаль утларыннан, фейерверк, петард, мамык һәм башка әйберләрдән башка узмый. Узып баручы ел бусагасында күп кенә сәүдә предприятиеләрендә пиротехника әйберләре сатыла һәм безнең районда яшәүчеләрнең күбесе үзләрен, балаларын һәм танышларын сөендерер өчен алар моңа әзерләнгән инде.


 Тик шатлык бәхетсезлек очраклары яки хәтта фаҗига белән дә тәмамланырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен билгеләнгән сертификация узмаган яки яраклылык сертификатлары булмаган пиротехника әйберләрен сату тыела.
Пиротехника әйберләре ассортименты бүгенге көндә бик киң. Шул ук вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре сыйфатсыз товар сатып алу куркынычы зур булган базарларда пиротехник эшләнмәләр сатып алырга киңәш итми - мондый товар куллану өчен куркыныч булырга мөмкин. Кибетләрдә, сәүдә залларында сатучыдан яраклылык сертификаты, шулай ук товарның сыйфатына инану өчен пиротехника әйберләренә озату документлары сорарга мөмкин.
            ФАЛЬСИФИКАЦИЯНЕҢ ТӨП БИЛГЕЛӘРЕ
1. Төргәктә:  эш тирәсендәге куркыныч зона күләме, яраклылык срогы, саклау шартлары һәм утильләштерү ысуллары, җитештерүченең реквизитлары турында атамасы, кисәтү һәм куркынычлык турында мәгълүмат юк; 
2. Әйбергә һәм сертификатка күрсәтелгән исем яки җитештерүчегә туры килми; 
3. Сертификат күчермәсе сертификат биргән органның яисә нотариус яки сертификат хуҗасы имзасы һәм оригиналь мөһере белән алмаштырылмаган;
4. Сертификаттагы "Өстәмә мәгълүмат"  графасында куркыныч классы юк;
5. Сертификацияләү органы коды басмаларга туры килү билгесе сертификат санында код белән туры килми.
             ПИРОТЕХНИКАны сайлау
 Кулдан ясалган пиротехника әйберләрен кулланмагыз!
 Пиротехника әйберләре сатып алганда игътибарлы булыгыз, яраклылык сертификаты, рус телендәге инструкция, яраклылык срогы булуны тикшерегез. 
 Сезгә таныш булмаган әйберне сайлаганда һәм инструкция яки квалификацияле консультация ала алмасагыз, моннан баш тартуыгыз хәерлерәк.
 Пиротехника әйберләрен сайлаганда, аларның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез: ачык дефектлары булган, таушалган, дымланган, ярылган һ.б. төр зыян килгән булырга тиеш түгел.  Пиротехника әйберләре сатып алганда, сез аларга керүче ягулык матдәләре һәм дары – боларга ут кабу куркынычы турында истә тотарга тиешсез.  Алар белән саксыз эш иткәндә яки дөрес сакламаганда, алар бик тиз кабынып китәргә һәм янгын чыгуга китерергә яки травма алырга мөмкин. Теләсә нинди пиротехник әйберләре белән эшкә керешкәндә, ныклап торып аларның инструкцияләре белән танышыгыз һәм күрсәтелгән куркынычсызлык зоналарына аерым игътибар итегез:
- барлык төр пиротехник әйберләр урамда файдалану өчен билгеләнгән. Тамашачылар куркыныч зона артында – 20 метрдан да ким булмаган ераклыкта торырга тиешләр;
- мондый әйберләрне кешеләргә таба булган юнәлештә яки алар килеп чыгу мөмкинлеге булган урыннарга җибәрергә, шулай ук биналар, электр тапшыру линияләре янында кулланырга ярамый.
- Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен оештырганда һәм үткәргәндә, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, Сез куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга һәм тайпылусыз үтәргә тиешсез. Үзегезнең һәм якыннарыгызның, сезнең тирәдәге кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклагыз.  Кибет җитәкчеләренә һәм сатучыларга искә төшерәбез, пиротехника әйберләре белән сәүдә итүнең билгеләнгән кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Өлкәннәр яки балалар пиротехника эшләнмәләрен сүтәргә яки үзгәртеп корырга тырышмасыннар иде, бу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин. Яшүсмерләр арасында петард-тәмәке бик популяр. Аларның бәясе арзан һәм сатып алуда әлләни проблема юк. Тик беренче карашка гына мондый «бомбочкалар» булмас кебек, асылда, алар пешүгә, күз, кул чугы травмаларына китерергә мөмкин.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең
 Чистай территориаль органы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев