Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Почта килсә, кәефләр дә күтәрелә

    Чу­аш Ча­бак­са­рын­да­гы поч­та элем­тә­се бү­лек­чә­се ра­йон­да иң әй­бәт­ләр­дән са­на­ла. Би­ре­дә үз эш­лә­ре­нә җа­ны-тә­не бе­лән би­рел­гән ке­ше­ләр эш­ли. Әй­тик, Чу­аш Ча­бак­са­рын­да Свет­ла­на Ива­нов­на Ива­но­ва 28 ел яши, поч­та­да да шул го­мер эш­ли, шу­ның 25 елын элем­тә бү­ле­ген җи­тәк­ли. Эш­не ул авыл хал­кы­ның их­ты­яҗ­ла­рын өй­рә­нү­дән баш­лый. Кө­не­нә өчәр сум­ка кор­рес­пон­ден­ция та­ра­та: учас­то­гы...

    - Ни­гез­дә кү­бе­се ра­йон га­зе­та­сы­на өс­тен­лек би­рә, - дип сөй­ли Свет­ла­на Ива­нов­на.

    - Ке­ше­ләр поч­та бү­лек­чә­се­нә еш йө­ри­ләр: кә­рәз­ле те­ле­фон­на­ры­на ак­ча са­ла­лар, ТКХ хез­мәт­лә­ре өчен, кре­дит­лар тү­ли­ләр. Кыс­ка­сы, эш күп, эш­тә әле бик озак­лап уты­рыр­га ту­ры ки­лә - ди ул.

    Поч­та сис­те­ма­сын компь­ю­тер­лаш­тыр­ган­да, өч ел элек тә Свет­ла­на Ива­нов­на­га эш­тә озак то­ткар­ла­ныр­га ту­ры ки­лә. Чис­тай­да бер көн эчен­дә әл­лә ни­гә өй­рә­нә ал­мый­сың. Эш ва­кы­тын­да да өй­рә­неп уты­ра ал­мый­сың. Әле ярый яр­дәм со­рап мө­рә­җә­гать итәр­дәй ке­ше­се бар, Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә­ге ПЭБ на­чаль­ни­гы Ан­то­ни­на Саль­ци­на аның ыша­ныч­лы ип­тә­ше­нә - яр­дәм­че­се­нә әве­ре­лә, нә­ти­җә­дә компь­ю­тер прог­рам­ма­сын нык­лап то­рып үз­ләш­те­рә.

    Свет­ла­на хез­мәт­тәш­лә­рен­нән дә уң­ган: эш сө­ю­чән, ыша­ныч­лы Тать­я­на Са­фа­ро­ва 7 ел хат та­шу­чы бу­лып эш­ли, хә­зер­гә ул дек­рет ялын­да, аны җа­вап­лы хез­мәт­кәр - Ли­дия Яким­ки­на алыш­ты­ра. Га­ли­на Его­ров­на Ка­ри­ше­ва 26 ел аның бе­лән бер­гә - иң­гә-иң ку­еп хез­мәт куя.

    Га­ли­на Его­ров­на­га сен­тябрь­дә 60 яшь ту­ла­чак, ә ул, яшь кыз­лар ке­бек, авыл буй­лап йө­ге­рә-йө­ге­рә авыл­даш­ла­ры­на га­зе­та-жур­нал­лар­ны да, пен­си­я­не дә ва­кы­тын­да ки­те­реп җит­ке­рә. Га­ли­на Его­ров­на­ның үзен исә на­чаль­ни­гы пен­си­я­гә җи­бәр­ми. "Өч ел­дан соң бер­гә ки­тәр­без. Язы­лу кам­па­ни­я­се чо­рын­да син­нән баш­ка мин ниш­ләр­мен? Чөн­ки син ке­ше­ләр­не кор­рес­пон­ден­ци­я­ләр­гә язы­лу ки­рәк­ле­ге­нә инан­ды­ра бе­лә­сең",- дип әй­тә икән.

    Мө­га­ен, Га­ли­на Его­ров­на нәкъ шу­лай итәр дә ин­де - өй­дә уты­ра тор­ган ке­ше тү­гел шул ул. Һәр­чак хә­рә­кәт­тә һәм ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шып яшәү­дән ямь та­ба һәм шу­ңа да аның кә­е­фе һәр­ва­кыт ях­шы, юлын­да оч­ра­ган ке­ше­ләр­гә дә үзен­дә­ге уңай энер­ги­я­не би­рер­гә ты­ры­ша.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: