Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Прокуратура алиментны түләү кирәклеге турында аңлата

Россия Федерациясе конституциясе балаларны тәрбияләү һәм үз балаларың турында кайгырту буенча ата-аналарның тигез хокукын һәм бурычын ныгытты. Балачак – бу кеше тормышында аерым этап, кешенең физик һәм психик үсешенә нигез салынган чор. Бу күпчелек очракта баланың матди тәэмин ителүенә дә бәйле.


Россия Федерациясенең Гаилә кодексы (РФ ГК) тарафыннан билгеләнгән алимент түләү бурычы балигъ булмаган балаларның үсеше, тәрбияләү һәм белем бирү өчен кирәкле булган тормыш шартларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
РФ ГК ның 80 маддәсе 1 пунктына  туры китереп ата-аналар үзләренең балигъ  булмаган балаларын карарга тиеш, өстәвенә балигъ булмаган балаларын карау тәртибе һәм  формасын  ата-аналар үзләре билгели. Гаилә законы  алиментны ике якның килешүе буенча түләүне күздә тота. Әгәр дә ата-аналар үзләренең балаларын карарга булышмаса, бу очракта  алимент ата-аналардан суд тәртибендә түләттерелә.
Алимент түләмәгән очракта, законнар чыгаручы тарафыннан административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.35  маддәсе 1 өлеше буенча административ җаваплылык билгеләнгән, җаваплылык чарасы булып 150 сәгатькә чаклы срокка мәҗбүри эшләргә тарту яисә 10-15 тәүлеккә чаклы административ кулга алу яки егерме мең сум күләмендә административ штраф салу тора.
Шулай ук, алимент түләмәгән өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге  маддә буенча җәза бирү сыйфатында бер елга чаклы төзәтү эшләре, яисә бер елга чаклы иректән мәхрүм итү каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев