Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәр нәрсәнең – үз вакыты

    Агымдагы елның 1 октябренә РПФ-да билгеләнгән күләмдә иминият взносларын түләүне башкаручы 299 шәхси эшмәкәр исәптә тора, бу үткән елның шул ук чорыннан 97 эшмәкәргә кимрәк.

    Иминият взносларын агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмый түләргә кирәк. Иминият взносларын түләү буенча вазифаны вакытында башкармаган һәр календарь көн өчен 1 гыйнвардан пеня исәпләнәчәк. 2013 елда иминият взносының билгеләнгән күләм бәясе 35664 сум 66 тиен тәшкил итә, бу 2012 елда иминият взносы бәясе күләменнән икеләтә күбрәк, шуңа күрә Пенсия фонды тарафыннан әлеге категория түләүчеләреннән иминият взнослары кертүне тәэмин итү буенча хәзер үк эш алып барыла. Шулай итеп, түләүләре билгеләнгән күләмнең яртысын һәм азрак тәшкил иткән эшмәкәрләргә конкрет сумма күрсәтелеп взнослар күчерү турында белдерү кәгазьләре (уведомление) әзерләнгән һәм җибәрелгән, иминият взносларын күчерү кирәклеге турында телефоннан шалтыратып хәбәр итәбез.
    Бурычыгызны һәм түләүгә квитанцияне, РПФ бүлегенә мөрәҗәгать итми генә, РФ Пенсия фонды сайтына урнаштырылган (https://tatarstan.pfr.ru) "Эшмәкәрнең шәхси кабинеты" дип аталган электрон сервис ярдәмендә белешергә һәм булдырырга мөмкин.
    Электрон сервистан куллану, шулай ук файдалану буенча кирәкле консультацияләрне РПФ бүлегендә яисә 2-25-81, 2-26-97 телефон номерлары буенча алырга була.
    Лилия ХИРАҖЕВА,
    РПФ бүлеге начальнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: