Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Рөстәм Миңнеханов Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк

3 июнь көнне Яр Чаллыда вакытлыча Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнеханов белән оператив хәл итүне таләп иткән тәгаен проблемалар һәм мәсьәләләрне тикшерәчәкләр. Бизнесменнар 20 майга чаклы шушы очрашуга бару өчен теркәлә алалар. Рөстәм Миңнехановка...

3 июнь көнне Яр Чаллыда вакытлыча Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнеханов белән оператив хәл итүне таләп иткән тәгаен проблемалар һәм мәсьәләләрне тикшерәчәкләр. Бизнесменнар 20 майга чаклы шушы очрашуга бару өчен теркәлә алалар.
Рөстәм Миңнехановка сораулар бирү өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.РФ сайтында теркәлергә яки ТР электрон почтасы аша RT (@ombudsmanbiz.ru) заявка җибәрергә кирәк.
Очрашуны эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкил Тимур Нагуманов оештыра. Быел март аенда Казанда шундый ачыктан-ачык сөйләшү узды инде: эшмәкәрләр анда төрле темага 25 тән артык сорау бирделәр. Алар Татарстанда салым каникуллары, мобиль сәүдәне үстерү, кредитлар буенча процент ставкаларының артуы, шәхси промпарклар проблемаларына һ.б.га кагылышлы булды. Сөйләшүдә 100 эшмәкәр катнашты. Рөстәм Миңнеханов барлык сорауларга җавап бирде һәм министрлар алдына яңгыраган проблемаларны хәл итү бурычын куйды.
"Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты даими режимда 2014 ел азагыннан бирле эшли. Эшмәкәрләрнең власть органнары җитәкчеләре белән очрашулары һәр ике атна саен уза. Бизнес вәкилләре Казан мэры Илсур Метшин, Яр Чаллы башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев, Александр Груничев (ТР ФАС), Марина Патяшина (ТР Роспотребнадзор), Артем Сидоров (ТР Экология министрлыгы) һ.б. белән очраштылар. Проект бизнес проблемалары уңышлы хәл ителгән дистәләгән эшне туплаган.
Тимур Нагуманов, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил: "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минем алга кара-каршы сөйләшүне көйләү, бизнес белән турыдан-туры аралашу бурычы куйды. Проблема һәм шикаятьләрне тыңлап кына түгел, ә оператив төстә капма-каршы элемтәдә булып, эшмәкәрләрнең конкрет мәсьәләләрен хәл итү кирәк. Без Россиядә беренчеләрдән булып шундый формат эшләтә башладык, эшмәкәрләрнең байтак министрлыклар һәм ведомстволар белән очрашуларын уңышлы үткәрдек. Очрашулар айга ике тапкыр, югары дәрәҗәдә, Президент катнашында (һәр квартал саен) дәвам итәчәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев