Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сакланганны Ходай саклар

    Халыкта "Карак керсә берне ала - янгын булса берни калмый" дигән әйтем бар. Моңа, хәтта, "гомерне дә чикли" дип өсти алабыз. Шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен ягу сезоны башланыр алдыннан районда торак йортларда янгын куркынычсызлыгы буенча инструкция белән халыкны таныштыру максатыннан уңышсыз гаиләләргә рейдлар оештырылды.

    -Ике көн эчендә без Яңа Чишмәдә - 16, Яңа Иванаевода - 5, Черемухово һәм Екатерина Бистәләрендә 4әр гаиләдә булдык, - дип сөйли балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Анастасия Филиппова. - Бу гаиләләрдә 60 тан артык балигъ булмаган бала яши. "Кайгырту" ХСХКҮ педагогы Ольга Кузнецова белән бергәләп ялгыз яшәүче кешеләр янына бардык, тормыш иминлеге турында алар белән әңгәмә үткәрдек, ә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы һәрбер йортта электр үткәргечләрен һәм мичләрнең торышын тикшерде.
    -Нигездә берүк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу күзәтелә,-дип сөйли КЭБ начальнигы Рафаэль Гиниатулов, - бу яктырту приборларында плафоннар булмау, розеткаларның төзек булмавы (һөнәре буенча электрчының да шул ук хәл). Кайбер йортлар газ плитәсе ярдәмендә җылытыла: конфоркаларны, духовканы кабызып куялар, ачык ут бик куркыныч булуын аңлатам, тик "без аны күзәтәбез бит" дигән җавап ишетәм. Халык аңламый, бәхетсезлеккә бер мизгел җитә, кайберәүләр әле мич янында әйберләр дә киптерәләр. Бер йортта җылыту өчен кулдан ясалган электр приборы кулланалар, хуҗалар газ үткәрергә, заводта эшләнгән җылыткыч алырга акча юклыкка сылтыйлар. "Козел" дип аталган нәрсәнең артык кызуы яки кыска ялганыш килеп чыгу аркасында янгыннан котылып булмавын яхшылап аңлатырга туры килде. Янгын килеп чыга калса, аллам сакласын, җылытыр нәрсә дә булмаячак. Ут бит гомерең буе җыйган әйберләреңне көлгә әйләндерү генә түгел, бик еш кына кеше гомерен дә өзәргә мөмкин. Һәрберсе белән әңгәмә үткәрелде, куркынычсызлык чаралары турында брошюркалар һәм белешмәлекләр таратылды. Дөрес, рейд вакытында йортларда яшәүчеләрнең өйдә булмаулары сәбәпле, торакка керә алмадык, тик без тынычланып калмыйбыз, һичшиксез, якын араларда аларда булачакбыз, янгын куркынычсызлыгы белән аларның барысы да яхшыдыр дип өметләнәбез.
    -Комиссиянең уңышсыз гаиләләрдә булуыннан уңай нәтиҗә бармы соң?
    Әлеге сорауга Екатерина Бистәсе АҖ башкарма комитет әгъзасы Валентина Финогентова җавап бирә:
    -Мин "әйе" дип саныйм. Кеше нинди генә булмасын - ярлымы яки баймы - һәркайсына үз милке кадерле, әмма бер мизгелдә боларның барысыннан да колак кагу мөмкинлеген еш кына оныталар. Ә компетентлы (белемле) кешеләрнең бу хакта искәртүләре милекнең саклануы турында кайгыртырга мәҗбүр итә. Торыр урыны булмаган кеше генә тораксыз калудан курыкмый. Бездә андыйлар юк. Тик нәрсәнең ни икәнлеген авыррак аңлаган күп балалы, бигрәк тә яшь гаиләләр юк түгел, әлеге мәсьәләләрне үзләре генә хәл итә алмаучы карт кешеләр дә бар. Комиссия килеп киткәннән соң бу проблема өстендә уйланырлар һәм безнең ярдәм белән үзләренең иминлекләре турында кайгыртырлар дип ышанам.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: