Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Салымнар җыю мәсьәләсе кискен тора

Чәршәмбе көнне райондагы авыл җирлекләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча чираттагы киңәшмә булып узды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

20 сентябрьдә төзелгән беркетмәнең үтәлеше турында Альбина Әхмәтҗанова сөйләде, ул Әдәмсә һәм Екатерина авыл җирлекләренең әлегә чаклы секретарьларсыз эшләвен билгеләп үтте.
- Бу шушы советларның тулы көчкә эшләмәүләрен аңлата, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
Беркетмәнең үтәлеше буенча РМБ начальнигы Александр Еронтьев белән мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Маланчева хисап тоттылар.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 9 айда районның берләштерелгән бюджетының үтәлеше турында сөйләде. Керемнәр буенча ул 323,8 млн. сум күләмендә үтәлгән, бу еллык планның 86%-ы. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу чорда үзкеремнәр 27%ка арткан. Җирле предприятиеләр һәм оешмалар арасында "Татарстан" агрофирмасы" ҖЧҖ һәм "Кулон" агрофирмасы" ҖЧҖ төп түләүчеләр булып торалар. Товар җитештерүчеләр арасында, ике агрофирма һәм КМС заводыннан кала, тагын биш хуҗалык бу эштә алда бара, болар: "Архангельское", "Козлова М.И.", "Зубов В.С.", "Садыйков М.Х." КФХ һәм "Игенче" ҖЧҖ.
Үзкеремнәр буенча авыл җирлекләре бюджеты еллык планга карата 81%ка, агымдагы чорның планы исә 108%ка үтәлгән. 15 авыл җирлегенең унөче планны үтәгән.
Людмила Завалишина мөлкәт салымнары җыемы турында да мәгълүмат бирде, физик шәхесләрдән салым җыю планы 64%ка үтәлгән. Ул Зирекле, Чабаксар һәм Акъяр АҖ-нең әйбәт эшләүләрен билгеләп үтте, аларның планнары 90 проценттан артык үтәлгән, Тубылгы Тау һәм Яңа Чишмә АҖ-дә бу юнәлештә халык белән оешкан төстә эшләмәү күзәтелә, алар планны 50 проценттан аз гына арттырып үтәгәннәр. Информация ясаганда шулай ук җир салымы буенча недоимка, районның берләштерелгән бюджетын сарыф итү, кредитор һәм дебитор бурычларны арттыру, шулай ук соцнайм буенча бурычлар турында да сөйләнде. Мондый Яңа Чишмә АҖ буенча бар һәм 34640 сум тәшкил итә.
Соңыннан чыгыш ясаучы җыелучыларга тиешле Указларга туры китереп бюджет оешмаларында эшчеләр (хезмәткәрләр) санын кыскарту һәм нәтиҗәле булмаган чыгымнарны оптимальләштерү буенча эшләнгән эшләр турында информация бирү хакында исләренә төшерде.
12 нче номерлы региональара салым хезмәте начальнигы урынбасары Евгений Суслов чыгышы яңачишмәлеләргә оптимизм өстәде. Аның сүзләре буенча җиде район арасында - Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки, Спас, Алексеевск һәм Яңа Чишмә - безнең район бюджетка салым җыю планын башкару буенча иң яхшысы.
Салым җыю буенча иң яхшы АҖ башлыкларын бүләкләү турында район башлыгы тәкъдименә ФНС МРИ га хат язу кирәклеген әйтте.
Киңәшмәдә шулай ук табигый газны, электр энергиясен һәм суны фактта куллану, нәтиҗәле булмаган чыгымнарны оптимальләштерү һәм халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү, торакны хосусыйлаштыру, аз тәэмин ителгән халыкка финанс ярдәме турындагы мәсьәләләр дә каралды. "Ярдәм сорап язылган гаризалар авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан имзаланган булырга тиеш. Сез үзегезнең авыл кешеләренең нинди хәлдә яшәүләрен башкаларга караганда яхшырак белергә тиешсез", - диде район башлыгы.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев