Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сертификатлар тапшырылды

    30 ноябрьдә - Әниләр көнендә ЗАГС бинасында тантаналы шартларда ана капиталына тагын 3 сертификат бирелде. Сертификатларны РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева тапшырды. Любовь Михайловнаны икенче баласы - кызы Викториянең тууы белән котладылар. - Бу бик үк киң таралган исем түгел - мәгънәсе "җиңү, җиңүче кыз" дигәнне аңлата, без аңа барлык...

    30 ноябрьдә - Әниләр көнендә ЗАГС бинасында тантаналы шартларда ана капиталына тагын 3 сертификат бирелде. Сертификатларны РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева тапшырды.
    Любовь Михайловнаны икенче баласы - кызы Викториянең тууы белән котладылар.
    - Бу бик үк киң таралган исем түгел - мәгънәсе "җиңү, җиңүче кыз" дигәнне аңлата, без аңа барлык эшләрендә бәхетле җиңүче кыз булуын телибез, - диде ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова.
    "Мондый матур исемне кызга кем кушты?" -дигән сорауга: "Бу исемне кызы тууга бик тә сөенгән әти кеше генә бирә ала, безнең улыбыз бар инде. Бәхетле әтиебез нинди исем бирү уңаеннан хәтта дуслары белән дә киңәшләште", - дип җавап бирде әни кеше.
    Алинә Рамазанованы да кызы Азалия туу белән котладылар. Азалия исеменең грек теленнән тәрҗемәсе "чәчәк атучы куаклык" дигәнне аңлата. Шушы исемне йөртүче кызларда җаваплылык хисе көчле була, алар теләсә нинди эшне башкарырга сәләтле.
    -Әйтергә кирәк, бу исемне аңа олы кызым Ралинә тәкъдим итте, -дип уртаклашты безнең белән бәхетле әни. Татьяна Прыткова гаиләсе дә ишәйгән, кызлары Ксения туган. "Исемнәрнең мәгънәсе" дигән китапка ышансаң, Ксения ышанычлы дус, башкаларны тыңларга яратучан һәм үзе дә эшлекле киңәшләр бирүче шәхес, шуның өчен аны туганнары һәм якыннары ярата, ихтирам итә, диелгән.
    Исем белән бар да тәртиптә, гаилә ана капиталы белән нәрсә эшләргә җыена соң?
    -Балалар тәрбияләү - ул зур һәм катлаулы хезмәт, бишек янындагы йокысыз төннәр, аңлашыла ки, сез икенче балагызны сертификат алыр өчен тапмагансыз, шулай да ул дәүләттән саллы ярдәм, әйеме?
    -Әйе. Безнең фатирыбыз да бар, мохтаҗлык та кичермибез, шулай да акча капиталы иртәгәсе көнгә ышаныч бирә, - дип җавап бирде Алинә.
    Татьяна да шулай дип саный, Ә Любовь: "Безнең әлегә үз торагыбыз юк, АПК программасы буенча йорт төзергә ниятлибез, без акчаларны башлангыч взноска тотарга исәплибез", -диде .
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: