Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шахмайда кабат банкоматны ватканнар

    Үткән атна дәвамында кизү тору бүлегендә 40 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган. Урлаулар 24 майдан 31 енә чаклы булган арада билгесез шәхес Екатерина Бистәсендә яшәүче гр.Д.ның бензин пычкысын урлап чыккан. 2 июньдә иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Екатерина Бистәсендә яшәүче ач гр-ка П. Совет урамында яшәүче авылдашы гр-ка С.ның суыткычыннан...

    Үткән атна дәвамында кизү тору бүлегендә 40 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.
    Урлаулар
    24 майдан 31 енә чаклы булган арада билгесез шәхес Екатерина Бистәсендә яшәүче гр.Д.ның бензин пычкысын урлап чыккан.
    2 июньдә иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Екатерина Бистәсендә яшәүче ач гр-ка П. Совет урамында яшәүче авылдашы гр-ка С.ның суыткычыннан 4,5 кг сыер итен урлап чыккан.
    5 июньгә каршы төндә билгесез шәхесләр Шахмай авылындагы "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалының административ бинасына үтеп кергәннәр. Караклар бик тәҗрибәле булганнардыр күрәмсең, алар алдан сигнализацияне өзгәннәр, җимереп керү өчен җайланма һәм "болгарка" кулланганнар. Директор, баш бухгалтер һәм кассир кабинетлары ишекләрен һәм сейфларны ачып, аннан 100 мең сумнан артык акча урлаганнар.
    Аннан соң алар "болгарка" белән "Татфондбанк" банкоматын ачып, 373 мең сум акча һәм видеокүзәтү архивы белән бергә система блогын урлаганнар.
    Килгән зыянның тулаем күләме ярты миллион сум тирәсе тәшкил иткән.
    Бу авылда шундый ук тупас җинаять быелгысы елның 14 маенда да булды. Ул чакта җинаятьчеләр "Саклык банкы" банкоматын җимерергә ниятләгәннәр. Контролер күргәч, караклар тиз арада качканнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: