Шартлы рәвештә  хөкем ителгән
Фактлар һәм комментарийлар

Шартлы рәвештә хөкем ителгән

Яңа Чишмә районы кешесе административ күзәтү таләпләрен  кат-кат бозган өчен хөкем ителгән.


Район прокуратурасы Петропавел Бистәсенең 34 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча  дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК ның 314.1 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танылган (административ күзәтүдән тайпылу яки федераль законга туры  китереп суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне үтәмәү).
Суд  тарафыннан  билгеләнгәнчә, 2017  елның мартыннан 2018 елның февраленә чаклы гаепләнүче суд  тарафыннан аңа карата билгеләнгән административ чикләүләрне кат-кат  бозган. Шулай итеп ул административ җаваплылыкка тартылган.
Суд аңа 1 ел да 6 айга чаклы сынау срогы  билгеләп, шартлы рәвештә 7 айга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарды.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
 


Нет комментариев