Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Штраф түләмәсәң – кулга алынасың

Күрсәтелгән вакытка штраф түләмәүчеләргә 15 тәүлеккә чаклы административ арест яки 50 сәгатькә чаклы мәҗбүри эшләтү, яисә икеләтә күләмдә штраф салу куркынычы яный, диелгән РФ КоАПның 20.25 нче маддәсенә кертелгән төзәтмәдә. Түләнмәгән штрафларны түләттерүдә шундый чаралар куллану җәзаның башка кабатланмавына ирешү өчен кулланыла, машина йөртүче кагыйдә бозган саен штраф түләргә мәҗбүр...

Күрсәтелгән вакытка штраф түләмәүчеләргә 15 тәүлеккә чаклы административ арест яки 50 сәгатькә чаклы мәҗбүри эшләтү, яисә икеләтә күләмдә штраф салу куркынычы яный, диелгән РФ КоАПның 20.25 нче маддәсенә кертелгән төзәтмәдә.
Түләнмәгән штрафларны түләттерүдә шундый чаралар куллану җәзаның башка кабатланмавына ирешү өчен кулланыла, машина йөртүче кагыйдә бозган саен штраф түләргә мәҗбүр булгач, сабак алырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тырышачак.
-Безнең районда ЮХИДИ линиясе буенча усал ният белән түләмәүче 22 кеше бар, - дип хәбәр итте инспектор Айрат Сатдаров. Һәрберсенең түләмәгән штраф күләме 30 мең сумнан алып 90 мең 800 сумга җитә.
Исегезгә төшерәбез, машина йөртүчеләргә вакытында штраф түләмәгән өчен административ җаваплылык карар чыгарылганнан соң 71 нче көнне үз көченә керә, ягъни 60 көн эчендә ирекле рәвештә түләргә, 10 көн эчендә риза булмыйча жалоба бирергә мөмкин.
ТР буенча ЭЭМ-ның ЮХИДИ идарәсе суд приставлары хезмәте белән берлектә эш итә: юл кагыйдәләрен бозучылар буенча булдырылган бердәм мәгълүматлар базасы әҗәтлеләрне вакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тарттырырга мөмкинлек бирә.
Штраф түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрелә. Яңачишмәлеләр штрафларын "Саклык банкы"нда, "Татфондбанк"та, "Ак Барс Банк"та һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтү терминаллары аша түли алалар.
Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен ЮХИДИ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев