2016 ел башыннан бирле закон тарафыннан(РФ КоАП-ның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча) билгеләнгән административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен 46 шофер административ җаваплылыкка тартылган иде.
Алар арасыннан 21 шофер мировой суд карары белән икеләтә күләмдә административ штрафка тартылган , 19 шофер - 15 тәүлеккә кадәр кулга алынган, 5се - мәҗбүри эшләргә тартылган, 4 эш каралу алдында тора.
Шуның белән бәйле рәвештә ЮХИДИ бүлеге барлык шоферларга ЮХИДИ бүлегендә үзләренең адм.штрафларын түләүләрен тикшерү кирәклеген искәрә, бу юлларда шоферларның полиция хезмәткәрләре белән үзара аңлашылмаучанлыгы булмасын өчен кирәк (кайчакта шулай да була: шофер үзенең штрафын түләгән, ә акча тиешле счетка "кермәгән" була, димәк штраф капланмаган булып чыга). ЮХИДИ бүлегендә чагыштырганнан соң хәл ачыкланачак.
Нет комментариев