Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

“Сәмум“да бар да тыныч

24 мартта "Сәмум" корабле диңгезчеләре Сочи шәһәре янындагы диңгез чикләрен саклау буенча заданиедән Севастопольгә кайткач, әти-әниләре белән видеоэлемтәгә чыкканнар.

Хезмәт үтүче егетләребез сүзләреннән аңлашылганча, аларның барысы да тәртиптә, хезмәтләре гадәти режимда үтә. Хәзергесе вакытта аларның корабле заводта тора, анда корабльне техник тулыландыру үткәрелә һәм 9 май парадына әзерлек башлана. Элек планлаштырылган өйрәнүләр, барыбызга да мәгълүм вакыйгалар аркасында, булмаячак, тик егетләр борчылмыйлар, чөнки алар суда тулы бер ай булганнар һәм диңгездәге тормышның ни икәнен белгәннәр.
Бу көнне экран каршына җыелган әти-әниләр үзләренең балаларын күзләренә карап белергә-күрергә теләгәннәр, күргәч, аларның хезмәтләре, сәламәтлекләре өчен тыныч булуларын белдергәннәр: балаларыбызның барысы да яхшы, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк корабль командиры Олег Сардин белән аралашып, сорауларга җаваплар алып, видеоэлемтәгә керү өчен вакыт бүлеп биргән корабль җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, безнең районнан Кырым халкына ярдәм йөзеннән җыелган акчаның бер өлеше шефлыкка алынган корабльгә җибәрелүе турында хәбәр иткән (бу сумма 80 мең сум тәшкил итә).
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев