Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Су – яшәү чыганагы

Як­шәм­бе көн­не сәү­дә, ха­лык­ка көн­кү­реш хез­мә­те күр­сә­тү һәм ком­му­наль ху­җа­лык хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үтә­ләр. Ра­йон үзә­ген­дә һәм то­рак пункт­лар­да яшәү­че ха­лык­ка төп хез­мәт­ләр кү­лә­мен Рә­фис Хөс­нул­лин җи­тәк­че­лек итү­че "Я­ңа Чиш­мә ТКХ КПП" ҖЧҖ күр­сә­тә. Ев­ге­ний СТА­РОВ Ком­му­наль хез­мәт кол­лек­ти­вы үз һө­нә­ри бәй­рә­мен ярый­сы күр­сәт­кеч­ләр бе­лән кар­шы­лый. 2012 ел­да...

Як­шәм­бе көн­не сәү­дә, ха­лык­ка көн­кү­реш хез­мә­те күр­сә­тү һәм ком­му­наль ху­җа­лык хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үтә­ләр. Ра­йон үзә­ген­дә һәм то­рак пункт­лар­да яшәү­че ха­лык­ка төп хез­мәт­ләр кү­лә­мен Рә­фис Хөс­нул­лин җи­тәк­че­лек итү­че "Я­ңа Чиш­мә ТКХ КПП" ҖЧҖ күр­сә­тә.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Ком­му­наль хез­мәт кол­лек­ти­вы үз һө­нә­ри бәй­рә­мен ярый­сы күр­сәт­кеч­ләр бе­лән кар­шы­лый. 2012 ел­да та­быш 70 мең сум тәш­кил ит­кән, кул­ла­ну­чы­лар­га 478 мең куб/м су җи­бә­рел­гән, 75 мең куб/м агып җы­е­ла тор­ган су ка­бул ител­гән. Ра­йон­ның бар­лык то­рак пункт­ла­ры оеш­ма­ла­ры һәм хал­кы су бе­лән тәэ­мин ите­лә. Уз­ган ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча су бе­лән тәэ­мин итү 400 мең сум­нан ар­тык та­быш ки­тер­гән. Су бе­лән тәэ­мин итү объ­ект­ла­рын ТКХ ба­лан­сы­на кү­чер­гән­нән соң оеш­ма­да эш­ләү­че­ләр са­ны арт­кан. Хә­зер ан­да 58 ке­ше (2011 ел­га ка­ра­ган­да 25 ке­ше­гә күб­рәк) эш­ли. ТКХ КПП ба­лан­сын­да 6 мо­дуль­ле пар ка­зан­на­ры би­на­сы бар, алар бай­так ад­ми­нист­ра­тив би­на һәм уч­реж­де­ни­е­ләр­не җы­лы­лык бе­лән тәэ­мин итеп то­ра­лар. Уз­ган ел­да алар та­ра­фын­нан 3500 Гкал җы­лы­лык җи­бә­рел­гән. Оеш­ма хез­мәт­кәр­лә­ре та­ра­фын­нан 9 ка­на­ли­за­ция стан­ци­я­се­нә хез­мәт күр­сә­те­лә. Уз­ган ел­да "Чис­та су" һәм "А­выл­лар­ның со­ци­аль үсе­ше" прог­рам­ма­ла­ры бу­ен­ча ра­йон җи­тәк­че­ле­ге яр­дә­ме белән авыл­лар­да 11 ки­ло­метр­га якын суүт­кәр­геч алыш­ты­рыл­ган, 11 су алу җай­лан­ма­сын­да җи­һаз­лар­га ре­конст­рук­ция ясал­ган (ти­рән­дә­ге на­сос­лар алышт­ырыл­ган). Өч то­рак пункт­та на­сос җай­лан­ма­ла­ры­на, чел­тәр­дә да­и­ми ба­сым то­тар­га мөм­кин­лек би­рү­че, еш­лык үз­гәрт­кеч­лә­ре ур­наш­ты­рыл­ган. Ха­лык­ны су бе­лән тәэ­мин итү­дә төп проб­ле­ма бу­лып суүт­кәр­геч­ләр­нең бик нык туз­ган бу­луы то­ра, уз­ган ел­да гы­на да 100дән ар­тык су сар­кып юга­лу оч­ра­гы бе­те­рел­гән. Үз көч­лә­ре бе­лән Бу­ре­ев һәм За­лив­ная урам­на­рын­да суүт­кәр­геч­ләр­нең ис­кер­гән урын­на­рын­да алыш­ты­ру эш­лә­ре баш­ка­рыл­ган. Ре­монт эш­лә­рен­ә за­ман­ча тех­но­ло­ги­я­ләр кер­те­лә: ком­пен­са­ци­он муф­та­лар, то­таш­тыр­гыч­лар кул­ла­ны­ла. Ки­лә­се ел­га да суүт­кәр­геч­ләр­не алыш­ты­ру эше дә­вам ит­те­ре­лә­чәк. Суүт­кәр­геч­ләр­не ре­монт­лау һәм су сар­кып то­рган урын­на­рны бе­те­рү өчен бер бри­га­да гы­на җит­ми. Хә­зер икен­че экс­ка­ва­тор­ны ре­монт­лау эшен тө­гәл­ли­ләр, икен­че бри­га­да­ны бул­ды­ру өчен ке­ше­ләр туп­лый­лар (сай­лый­лар).

Уз­ган ел­гы фа­җи­га­дән соң оеш­ма хез­мәт­не сак­лау һәм тех­ни­ка кур­кы­ныч­сыз­лы­гы бу­ен­ча ча­ра­лар­га 100 мең сум­нан ар­тык ак­ча са­рыф ит­кән: мах­сус эш ки­ем­нә­ре, мәҗ­бү­ри һа­ва би­рү­че про­ти­во­газ­лар, имин­лек ка­еш­ла­ры, ян­гын сүн­дер­геч­ләр са­тып алын­ган. Электр дви­га­те­лен та­гы да за­ман­ча­ра­гы­на алыш­ты­ру электр энер­ги­я­сен эко­но­ми­я­ләү мөм­кин­ле­ге би­рә. Хә­зер Гря­да суэ­тем баш­ня­сын­да ку­ә­те 45 кВт бул­ган дви­га­тель­не та­гы да отыш­лы­ра­гы­на (ку­ә­те 30 кВт-га) алыш­ты­рыр­га әзер­лә­нә­ләр.

Опе­ра­тив төс­тә эш итү өчен оеш­ма­га та­гын бер ас­се­ни­за­тор ма­ши­на­сы ки­рәк. Бул­ган тех­ни­ка­ла­ры да ис­кер­гән, озак ва­кыт­лар­дан бир­ле фай­да­ла­ны­ла һәм яңар­ту­ны та­ләп итә.

Суэ­тем баш­ня­ла­рын­да ма­ши­нист­лар Ана­то­лий Тар­ба­нов, Вик­тор һәм Ни­ко­лай Тем­ни­ков­лар, Алек­сандр Мель­ни­ков, опе­ра­тор­лар Мә­сә­ния Ск­вор­цо­ва (Кр. Ок­тябрь­дән), Ак­бү­ре­дән Ра­иф Фәс­әхет­ди­нов на­мус­лы хез­мәт ку­я­лар. Мах­сус ма­ши­на шо­фер­ла­ры Ва­лен­тин Го­голь­ков һәм Вла­ди­мир Пу­зи­ков (УАЗ а/м), то­карь Вла­ди­мир Пав­лу­хин да ты­ры­шып эш­ли­ләр. Электр ху­җа­лы­гы өчен Ва­лен­тин Аб­ра­мов җа­вап­лы. Зи­на­и­да Пис­цо­ва бе­лән Зәй­нәп Ну­рул­ли­на бух­гал­тер исә­бе һәм икъ­ти­сад эшен гра­мо­та­лы төс­тә алып ба­ра­лар. Баш ин­же­нер Ни­ко­лай Пу­зи­ков күр­сә­тел­гән хез­мәт­ләр сый­фа­тын конт­роль­дә то­та. ТКХ КПП хез­мәт­кәр­лә­ре кол­лек­ти­вы ха­лык­ка тор­мыш өчен мө­һим бул­ган хез­мәт­ләр күр­сә­тә. Без алар­ны чын кү­ңел­дән һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре бе­лән тәб­рик итеп, ха­лык­ка хез­мәт күр­сә­тү эшен­дә ба­ры уңыш­лар гы­на на­сыйп бул­сын, ди­гән те­ләк­тә ка­ла­быз.

Рә­сем­дә: Н. Ки­се­лев, В. Пу­зи­ков, В. Су­во­ров, И. Ша­ро­нов, П. Тру­нов, В. Ера­шов, С. Засадихин (сул­дан уң­га)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев