Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Судка – тиешле документлар белән

Гражданнарыбызның күпчелеге ни өчендер, алар тарафыннан нинди дә булса тырышлык куелмый гына, алар өчен кемдер нидер эшләргә, аларның хокукларын якларга тиеш дип исәпләргә күнеккәннәр. Баксаң, бу алай түгел икән. Әйе, Россия Федерациясе Конституциясе, безнең дәүләтнең төп законы буларак, безгә безнең төп хокукларыбызны һәм ирегебезне, шул исәптә суд яклавы хокукын гарантияли....

Гражданнарыбызның күпчелеге ни өчендер, алар тарафыннан нинди дә булса тырышлык куелмый гына, алар өчен кемдер нидер эшләргә, аларның хокукларын якларга тиеш дип исәпләргә күнеккәннәр. Баксаң, бу алай түгел икән. Әйе, Россия Федерациясе Конституциясе, безнең дәүләтнең төп законы буларак, безгә безнең төп хокукларыбызны һәм ирегебезне, шул исәптә суд яклавы хокукын гарантияли. Әмма әлеге хокукны гамәлгә ашыру (башкару), барыннан да бигрәк, гражданнарның үзләренең активлыгыннан тора.
Бик еш кына кайбер гражданнар, судка килгәч, килеп керүгә үк суд хезмәткәренә үз проблемалары турында сөйли башлыйлар, суд хезмәткәрләре үзләре үк алар өчен гариза һәм дәгъва язуларын, аларга консультация бирүне (алай гына да түгел, алар шулай эшләргә тиеш дип саныйлар) таләп итәләр. Әмма алар судка үзләренең дәлилләрен һәм таләпләрен раслаучы әзер гариза һәм документлар белән генә мөрәҗәгать итү кирәклеген белмиләр. Гамәлдәге законга туры китереп суд конкрет эшләр буенча нинди дә булса юридик киңәшләр (консультацияләр), аңлатмалар бирергә хокуклы түгел.
Судлардагы кабул итү бүлмәләрендә тиешле мәгълүматый стендта гражданнар судка мөрәҗәгать иткәндә файдалана ала торган гаризалар, дәгъваларның кайбер типовой бланклары куелган. Әгәр дә гражданин мөстәкыйль рәвештә теге яки бу гаризаны яза алмаса, аңа адвокатлар юридик ярдәм күрсәтәчәк яки юридик консультация бирәчәкләр. Әзер булган документлар җыелмасын судка шәхсән үзегез тәкъдим итәргә тиешсез, бу очракта үзегез белән шәхесне раслаучы документ булу кирәк, яисә ышаныч язуы булган үзегезнең кешегез артыннан җибәрә аласыз. Моннан тыш, судка документларны почта элемтәсе аша да җибәрергә мөмкин.
Гаризалар кабул итү турында тулырак информацияне судларның "Справочная информация" бүлегендәге рәсми сайтларыннан таба аласыз. Гражданнар үзләренең мөрәҗәгатьләре белән шулай ук судка аның электрон адресына да мөрәҗәгать итә алалар.
Алсу СӘХӘБИЕВА,
Яңа Чишмә район суды судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев