Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

“Татарстанның музейлар язы“

Апрель ахырында "Татарстанның музейлар язы-2015" дип аталган икенче республика акциясе төгәлләнде. Аның кысаларында Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда һәр көнне төрле очрашулар, күргәзмәләр, презентацияләр үткәрелде, дип хәбәр итте редакциягә Мидхәт ГАЗЫЙМОВ. -21 апрельдә музей китапханәләре һәм фондларындагы материаллардан һәм китаплардан торган "Алар солдат батырлыгы турында сөйли" дип исемләнгән күргәзмә...

Апрель ахырында "Татарстанның музейлар язы-2015" дип аталган икенче республика акциясе төгәлләнде. Аның кысаларында Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда һәр көнне төрле очрашулар, күргәзмәләр, презентацияләр үткәрелде, дип хәбәр итте редакциягә Мидхәт ГАЗЫЙМОВ.
-21 апрельдә музей китапханәләре һәм фондларындагы материаллардан һәм китаплардан торган "Алар солдат батырлыгы турында сөйли" дип исемләнгән күргәзмә ачтык. Аның презентациясенә сыйныф җитәкчеләре белән бергә Зирекле лицееның 5-7 сыйныф укучыларын чакырдык.
Икенче көнне музейга кунак булып тәрбиячеләре һәм әти-әниләре белән Яңа Чишмәдәге "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче өлкән төркем балалары килде. Аларның инде музейга икенче тапкыр килүләре, беренче тапкыр 2012 елның 2 маенда килгән иделәр.
23 апрельдә бездә сыйныф җитәкчеләре һәм әти-әниләре белән берлектә Зирекле лицееның өлкән сыйныф укучылары һәм Әлмәт районының Кичучат авылыннан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәрләре булып китте. Безнең һәм Әлмәт музее белән бердәм проект буенча балаларга "Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре" дип аталган лекция укыдык. Мемориаль музей директоры Диләрә Гыймранова әлеге күренекле галим һәм дини тәгълиматчы тормышы үрнәгендә, туганнан алып, кешене тәрбияләү процессы нидән формалашуы хакында сөйләде.
24 апрельдә музейда тыл хезмәтчәннәре балаларын чакырып, "Тыл геройлары - безнең хәтердә" дип аталган экспозицияне тәкъдир итү чарасы булды.
Әлеге акцияне музей 14 февральдә үк башлаган иде, без Зирекледәге 198 гаиләдә булдык, ул елларда Ерыклы (Зирекле) авыл советына кергән учреждениеләр, "Яңа тормыш" - "Кичуй" колхозы буенча тыл хезмәтчәннәренең фоторәсемнәрен җыйдык, Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче балаларына, туганнарына мөрәҗәгать иттек. Ул чакларда "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән 680 кешенең 533есенең фоторәсемен алып, алардан 15 планшет әзерләдек. Болардан тыш, шушы фоторәсемнәрдән зур альбом ясадык.
Шул ук көнне чакыру буенча музей хезмәткәрләре Шахмай мәктәбенә -"Шигырь бәйрәме"нә, Г. Тукайның туган көненә, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән һәм җирле авторлар Зәкия Гарифуллина, Әсхәт Шәрипов, Резидә Абдуллина, Гөлия Гыйльманова катнашында үткән "Якташ язучыларыбыз иҗаты" дип аталган чарага бардылар.
"Татарстанның музейлар язы-2015" акциясен төгәлләү көнендә мәктәп укучылары, татар теле укытучылары, җирле шагыйрьләр һәм язучылар катнашында ел саен (11 нче мәртәбә) музей тарафыннан үткәрелүче "Шигырь бәйрәме" оештырылды. 25 апрельдә бәйрәмгә 7 район мәктәбеннән 46 кунак килде. Бәйрәм мәгариф бүлеге, музей һәм Бөтендөнья Татар Конгрессының җирле бүлеге тарафыннан оештырылды. Чаллы Башы мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сценарий буенча чыгыш ясадылар. Аннан һәр мәктәпнең яшь шагыйрьләре үз шигырьләрен укыды. Алар чыгышының төп темасы Җиңүнең юбилеена багышланды. Үз чиратында, музей һәр мәктәпкә районның әфганчылары турында чыккан һәм "Тормыш чоңгыллары" дип аталган (авторы М. Газыймов) бәетләр китаплары, стена календарьлары бүләк итте.
-Бүгенге эчкерсез, матур бәйрәм авторларга киләчәктә иҗатлары өчен әйбәт стимул булды. Уңышлар сезгә, яшь дусларыбыз. Киләчәктә нәкъ менә сезнең - укучылар шигырьләреннән торган җыентык чыгарырга өметләнәбез, - дип, без балаларны канатландырдык.
Ә 27 апрельдә исә музей коллективын тулы составта туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәмдә катнашу өчен Акъяр АМЙ-на чакырдылар. Шулай итеп, "Татарстанның музейлар язы-2015" акциясе оешкан төстә, уңышлы чаралар белән үтте, һәрберсендә сый-нигъмәт хәзерләнгән иде.
Музейда бары 3 кеше эшли, эш бик күп булды (бигрәк тә Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан), шулай да коллектив нык тырышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X