Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Техник караулар бара

2 апрельдә Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе тарафыннан "Кулон" агрофирмасының Красный Октябрь, Черемухово бүлекчәләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде. Техник карауга 40 тан артык техника куелган иде. Механизаторлар һәм инженер-техник хезмәткәрләр техниканы язгы кыр эшләренә яхшы әзерләгәннәр. Һәр механизаторга аптечка, ут сүндергечләр, ОСАГО полислары бирелгән, срогы чыккан тракторчы-машинист таныклыклары...

2 апрельдә Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе тарафыннан "Кулон" агрофирмасының Красный Октябрь, Черемухово бүлекчәләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде.
Техник карауга 40 тан артык техника куелган иде. Механизаторлар һәм инженер-техник хезмәткәрләр техниканы язгы кыр эшләренә яхшы әзерләгәннәр. Һәр механизаторга аптечка, ут сүндергечләр, ОСАГО полислары бирелгән, срогы чыккан тракторчы-машинист таныклыклары алыштырылган.
Техник карау үткәргәндә төп игътибар тракторларны кабызып җибәргәндә блокировкага каршы җайланмаларның, тормоз системаларының, руль белән идарә итү, яктырткыч приборларның төзеклегенә, К-700 тракторларында кабина каркасларының ныклыгына юнәлдерелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техникадан файдалануга таныклыклар бирелде.
Самат ВӘЛИУЛЛИН,
Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев