Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Тикшерү буенча карарлар чыгарылды

-Быелгысы елның өч аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан районда алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү буенча 16 тикшерү булды, - дип сөйли ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Ирина ШИШКИНА. -Шулардан элек бирелгән күрсәтмәләрне үтәү буенча планнан тыш тикшерү - 2,...

-Быелгысы елның өч аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан районда алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү буенча 16 тикшерү булды, - дип сөйли ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече
Ирина ШИШКИНА.
-Шулардан элек бирелгән күрсәтмәләрне үтәү буенча планнан тыш тикшерү - 2, кулланучыдан кергән гариза буенча планнан тыш тикшерү - 2, прокуратура белән бергә тикшерү - 8, "Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсе катнашында тикшерү - 4.
Тикшерүләр барышында гамәлдәге законны бозуның 17 очрагы ачыкланды. Болар: авыл кибетләрендә (шэ Р.В. Овакимян, Кр. Октябрь, шэ О.Н. Иванова, Рус Волчья Бистәсе, шэ Г.И. Морозова, Черемухово Бистәсе, шэ Г.М. Дәүләтшина, Акъяр авылы) һәм район үзәгендәге кибетләрдә (шэ В.С. Зубов, шэ Ф.С. Курмаев, шэ Г.Г. Нуретдинова, шэ А.Н. Трондин, шэ Г.Г. Гайнатуллина) яраклылык срогы чыккан продукция сатуның 10 очрагы ачыкланды. 15 мең 100 сумлык сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатудан алынды.
Шулай ук тиешле үрнәктәге маркасыз алкоголь продукциясе кайтартуның 4 очрагы ачыкланды (Ф.З. Зиннәтуллин, В.И. Петров, С.Р. Абовян, А.С. Пусовалова).
Товар турында тиешле мәгълүматлар булмаган әйберләр сату, эш башкару, хезмәт күрсәтүнең 3 очрагы (шэ Ф.С. Курмаев, шэ Т.Н. Миронова, шэ Г.Г. Нуретдинова).
Ачыкланган очраклар буенча Чистай шәһәр суды тарафыннан 4000 сум күләмендә штраф түләттерү турында 1 карар (РФ КоАП ст.15.12 ч.4) чыгарылган (алкоголь продукциясен маркалау буенча таләпләрне бозу).
Контрольлек итүче башка органнарга карау өчен җибәрелгән материаллар буенча (2014 елда җибәрелгән материалларны да исәпкә алып) түбәндәге карарлар кабул ителгән: 6 мең сум күләмендә штраф салу турында 2 карар чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев