Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Түләнмәгән штрафлар өчен нәрсә яный

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ахыры ни белән бетүе һәркемгә мәгълүм. Әгәр дә кагыйдә бозучыга штраф язылган очракта, аны түләү мәҗбүри тәртиптә законда билгеләнгән срокта (60 көн) башкарылырга тиеш.

    -Түләү үз вакытында башкарылмаган очраклар да булгалый, ә түләнмәгән штрафлар өчен нәрсә яный?, - әлеге сорауны Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайловка юллыйбыз.
    -Монда нинди генә сәбәпләр булмасын (әйтик, вакыт булмау яки җавапсызлык), нәтиҗәсе һәрчак бер - штрафларны үз вакытында түләмәү, ул тагы да җитди нәтиҗәләргә китерә.
    Быелгысы елның 3 ае эчендә Яңа Чишмә мировой суды тарафыннан билгеләнгән срокларда штрафларны түләмәгән өчен 29 кеше җавапка тартылган. Бурычлы кеше 15 тәүлеккә ябылды, өчесе 50 сәгатькә җәмәгать эшләренә тартылды, калганнары штраф һәм икеләтә күләмдә пеня (әйтик, 5 мең сум штраф + 10 мең сум пеня) түләячәкләр.
    Районда тагын 10 мең бурычы булган 40 автомобиль йөртүче бар, аларны "унмеңчеләр" дип атыйлар. Шул сәбәпле, ЮХИДИ бүлеге суд приставлары белән берлектә аларны ачыклау буенча һәрдаим рейдлар үткәреп тора.
    -Вакытында түләнмәгән штраф өчен җәза бар, законны тыңлап штрафны вакытында түләүчеләргә ташлама бармы?
    -1 гыйнвардан шундый закон да гамәлгә кертелде - кагыйдәләрнең кайберләрен бозган өчен салынган штрафны белдерү кәгазе алгач 20 көн эчендә түләсәң - яртысын гына түлисе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: