Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Трактор белән автомобиль янган

    Үткән ике көндә районда ике техника яну очрагы булган.

    Акъяр - Чирмешән автомобиль юлында Шахмай борылышында Казан кешесе Камил Х. идарә иткән Мазда-6 автомобиле кюветка очкан һәм шунда ук аңа ут капкан. Машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган, автомобиле тулысынча янган.
    "Игенче" ҖЧҖ-тә К-700 тракторы ремонттан соң басуга туңга җир сөрергә чыккан һәм аңа да ут капкан. Сәбәбе ачыклана. Трактор да тулысынча янып беткән, тракторчыга зыян килмәгән. Кырда саламга ут кабу очраклары (ике) да булган. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре кисәтәләр: эссе коры көннәрдә ут белән сак эш итегез, салам яндырырга һәм ачык уттан һич кенә дә файдаланырга ярамый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: