Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

“Трактор-прицеп“ операциясе

9 июньнән 30 ына чаклы "Трактор-прицеп" профилактик операциясе үткәрелә. Аның максаты - тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланганда юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау.

Чаралар барышында төп игътибар тракторларда, үзйөрешле машиналарда һәм тагылмаларда теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдерелә.
Алардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф санкцияләре каралган.
Самат ВӘЛИУЛЛИН, районның Гостехнадзор бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X