Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Тәрбиягә алган бала үзегезнеке кебек була ала

Үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга ниятләгән ата-аналар бу адымны ясаганчы бар яктан да уйларга, игелекле эмоцияләр тәэсирендә генә эш итмәскә тиешләр.

Сүз кирәге беткәч киштәгә куеп була торган уенчык яки әйбер турында гына бармый бит. Беренче туган эмоциональ хисләр тиз уза, ә нәни балага сезнең янәшәдә озак, бәлки гомер буена, яшисе. Бу аксиома 5 ноябрьдә Яңа Чишмә районы ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышында һәр чыгышта яңгыраш тапты.
Утырышка бөтен опекуннар, попечительләр һәм уллыкка бала алучылар килмәгән, тик юкка - бу көнне бик мөһим мәсьәлә күтәрелде: өлкәннәр тәрбиягә алган балаларның иминлеге һәм иркен тормышы турында гәпләштеләр.
Безнең белешмә
Районда 17 гаилә 17 баланы уллыкка алган, 26 гаилә 36 баланың опекуны, 23 гаилә 37 баланы асрамага алган.
Сер түгел, опекунлыкка алынган ике бала үз-үзенә кул салган, асрамага алган гаиләдә бер бала авыр җинаять кылган. Бер бала фаҗигале төстә һәлак булган, тәрбиягә алган балаларын кире кайтару очраклары да булган. Мондый хәлләр матур тормышлы, тату гаиләләрнең дә тынычлыгын ала. РМБ психологы һәм "Кайгырту" ХСХКҮ-нең социаль педагоглары яшүсмерләр арасындагы суицидның сәбәпләре, якынайган бәланы ничек сиземләү, кризис хәлләрендә ата-аналар тарафыннан балаларга нинди ярдәм күрсәтеләсе турында сөйләделәр. Асрамага бала алган бер әни кеше: "Мәктәптә укучыны "имтиханыңны бирә алмыйсың" дип куркыталар. Балаларны гына түгел, укытучылар тарафыннан көн саен шулай тукып тору безне дә өркетә", - диде. -Әйе, андый очраклар бар, һәм андый хәлләр бетереләчәк, укытучылар балаларны куркытырга тиеш түгелләр. Дәресеңне әйбәт бирсәң, укытучыга борчылыр урын юк, бу хакта РМБ дә кайгыртырга тиеш, - дип белдерде комиссия рәисе Валентина Семеняк.
Өстәвенә сыйныфташларның басымы да бар, авылдашлар арасында, "бала яратканга, кирәксенгәнгә түгел, акча эшләү өчен генә асрамага алганнар", дигән имеш-мимешләр дә йөри. Бу сүзләрне аларның балалары ишетә, ә аннан, форсат чыкканда, арттырып та үзләрен тәрбиягә алган әти-әниләренә сөйлиләр. Табигый ки, бу әле гаиләгә күнегеп тә өлгермәгән баланың психикасына суга. Адаптация дә шома гына бармый бит. Биредә әти-әниләргә акыллы, зирәк, түзем булырга, "өйдәге чүпне читкә чыгармаска" кирәк. Әйтик, халык алдында тәрбиягә алынган балаларның шапшаклыгы, бүлмәдә обойларны ертуы, шыксыз гамәлләре турында гаепләү өлкәннәрне бер дә бизәми: үз балагыз турында күршеләрегезгә бер дә сөйләмәс идегез. Сезнең хәлгә берәү дә керешмәс: "ни эшләгәнегезне белгәнсез ич" диячәкләр. "Усал телләр" бу сүзләрегезне тагын да кабартып сөйләячәкләр, ә асрамага алынган балалар бу сүзләрегезгә рәнҗеп, сезгә каршы чыгачаклар, рәхимсез булачаклар. Ул чагында бәхетле уртак тормыш турында сүз дә була алмый. Бала алдыгызмы - аны ничек бар, шулай кабул итегез. Ә проблемалар турында белгечләр - психологлар, педагоглар белән сөйләшергә кирәк. Опекун яки асрамага бала алган гаиләләр турында җәмгыять бик аз белгән очраклар да бар, югыйсә: алар үз проблемалары турында кычкырып йөрмиләр, туган хәлне белгечләр белән хәл итәләр, кешеләр дә вакыт узу белән күршедә чит балалар яшәвен, балалар үзләре дә тәрбиягә алынганнарын оныталар.
Асрамага бала алу, опекун булу - ул авыр хезмәт, биредә тәрбияче белән туендыручы гына булмыйча, җәмгыять каршында хисап та тотасы, баланың шәхси милкенең, бигрәк тә аның торакка булган хокукының сакланышы турында да кайгыртасы бар.
Биредә инде юридик ярдәм таләп ителә, ә мондый утырышларда ата- аналар шундый проблемаларга юлыккан һәм аны хәл иткәннәрдән киңәшләр ишетә алалар. Тик матди байлыклар турында кайгыртып иң мөһим нәрсәне - баланы чиксез яратуны онытмаска кирәк. Үзегез теләсәгез, асрамага алган балагыз үзегезнеке кебек булачак.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев