Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Туган җир патриотлары турында

-Сүз туган якларында яшәп, кече ватаннарын өйрәнүче һәм данлаучы шәхесләр турында бара. Кыскасы, чын патриотлар турында. Болар Яңа Чишмә районында яшәүче Мидхәт Газыймов, Михаил Демидов һәм Гөлшат Габетдинова, - дип башлаган редакциягә язган хатын РФ һәм ТР-ның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фәннәр Академиясе академигы Индус Таһиров.

-Кайчандыр миңа Зирекле музеенда булу бәхете елмайды, шул чагында Мидхәт Газыймов һәм аның тирәсенә тупланган актив туган якны өйрәнүчеләрнең башкарган эшләренең колачлы булуына исләрем китте. Ул туган ягын өйрәнүче укытучы гына түгел, язучы - төрле характердагы дистәләгән язма һәм китаплар авторы да. Алар бар да туган як тарихына, аның кешеләренә багышланган. Биредә тарих белән замана бергә үрелеп бара. Михаил Демидов һәм Гөлшат Габетдинова белән дә очрашырга насыйп булды. Алар турында да туган җирләренең патриотлары буларак бары әйбәт тәэсирләр генә калды.
Кулларымда аларның күмәк иҗат җимеше. Ул "Сезнең исемнәрегез безнең йөрәкләрдә! Бурыч. Хөрмәт. Дан" дип аталган 2014 елда дөнья күргән китап. Ул Яңа Чишмә җирендә туган герой-әфганчыларга багышлана. Китап Совет гаскәрләренең "чикләнгән контингенты" составында Әфганстанда утлы боҗрадан исән-имин туган якларына әйләнеп кайтучылар турында. Биредә сүз шул кешеләр һәм аларның шушы сугышта катнашулары хакында бара.
Авторларның автордашлары сыйфатында укучы яшьләрне җәлеп итүе бик шәп. Аларның якташлары - әфганчылар турындагы иншалары туган як тарихы буенча булачак эшләр өчен чыганак булып тора. Китапта журналистлар язган һәм үзәк, җирле матбугатта басылган язмалар да урын алган. Авторларыбызның планнары зурдан. Аларның тормышка ашасына шигем юк. Барыгызга да зур уңышлар телим, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев