Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Вакыйгалар хроникасы

    Үткән атнада полиция бүлекчәсенең кизү тору часте тарафыннан 25 хәбәр теркәлгән, биш җинаять эше кузгатылган. Саксызлык аркасында үтерү 24 февральдә төнлә Волчья Бистәсенең Матроскин урамындагы йортларның берсендә көч кулланып үтерү билгеләре булган (баш сөяге - баш миенә зыян салып) 2 айлык кыз баланың үле гәүдәсе табыла. Тикшерүләр фаразлавынча, исерек хәлдәге...

    Үткән атнада полиция бүлекчәсенең кизү тору часте тарафыннан 25 хәбәр теркәлгән, биш җинаять эше кузгатылган.
    Саксызлык аркасында үтерү
    24 февральдә төнлә Волчья Бистәсенең Матроскин урамындагы йортларның берсендә көч кулланып үтерү билгеләре булган (баш сөяге - баш миенә зыян салып) 2 айлык кыз баланың үле гәүдәсе табыла. Тикшерүләр фаразлавынча, исерек хәлдәге ана, кызы йокламаган өчен, аңа суга. Баланың әтисе җирле КФХ-да эшли, кызы белән хатыны Яңа елдан соң Чувашиядән килгән булалар.
    Урлашулар
    23 февральдә төнлә, исерек хәлдәге гр.Т. Архангел Бистәсендә Пушкин урамындагы йортларның берсендә гр.ка Д.ның куртка кесәсеннән аның кәрәзле телефонын һәм 2 мең сум акчасын урлаган.
    24 февральдә төш вакытында исерек хәлдәге гр.Ш. район үзәгендәге Парк урамы, 2 нче "а" йортның бөртек складында булганда гр.ка А.ның кәрәзле телефонын урлаган.
    Шул ук көнне шул ук исерек гр.Ш., бу юлы инде кичке 21.00 сәгатьтә, гр.ка А.ның "Тойота" машинасыннан 900 сум акчасын урлаган, аннан соң склад эченә үтеп кергән һәм аннан 4 кг-нан артык ит, пилмәннәр салынган пакетлар (4,5 кг) алып чыкканда КФХ башлыгы гр.ка А. тарафыннан тоткарланган.
    Руль артында исерек
    Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итүнең бер очрагын ачыклаганнар. Бу - 25 яшьлек Тубылгы Тау кешесе гр.М. Күрәмсең, 30 мең сум артык акчасы булгандыр һәм машинада йөрү аны туйдыргандыр, хәзер исә ел ярым ял итәчәк.
    Шулай ук вак хулиганлык кылу һәм кыйнауның 3 әр очрагы, мошенниклык - 1, кинәт үлем - 2 һәм механик зыян салу белән 8 ЮТҺ очрагы теркәлгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: