Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Ветераннарга – юбилей медальләре

Шушы көннәрдә бөтен ил буйлап ветераннарга "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга 70 ел" дип аталган юбилей медальләре тапшыру буенча тантаналы чаралар үткәрелә башлады. Безнең районда барлык авыл җирлекләрендә сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булганнарның тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тантаналы шартларда 450 юбилей медале тапшырылачак. - Сугыш ветераннарына...

Шушы көннәрдә бөтен ил буйлап ветераннарга "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга 70 ел" дип аталган юбилей медальләре тапшыру буенча тантаналы чаралар үткәрелә башлады.
Безнең районда барлык авыл җирлекләрендә сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булганнарның тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тантаналы шартларда 450 юбилей медале тапшырылачак. - Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә азык-төлек салынган пакетлар да биреләчәк, - дип билгеләп үтте район социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова.
Республикада юбилей медальләрен 21 февральдә тапшыра башладылар. Бу көнне Кремльнең тантаналар үтә торган залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилей медальләрен сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшырды. Ул ветераннарга рәхмәт белдереп, исәнлек, тыныч картлык һәм озын гомер теләде.
Президент сугыш ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрелүе, аларга беренче чираттагы медицина хезмәте күрсәтү һәм санаторий-курортларда дәвалану буенча эш алып барылуы, ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча программаның тормышка ашырылуы, социаль хезмәт күрсәтү һ.б. турында сөйләде.
Кремльдә юбилей медальләре белән бүләкләнүчеләр арасында Акъяр авылыннан тыл хезмәтчәне Рәйсә Шәйхетдинова да бар. Ул 1932 елда Шахмай авылында туган. Аңа 10 яшь булганда әтисенең фронтта һәлак булуы турындагы хәбәр килә. 12 яшеннән ул зурлар белән беррәттән үз хезмәт эшчәнлеген башлый. Биш ел тракторда эшли. 1957 елда Әгъзам Шәйхетдиновка тормышка чыгып, Акъяр авылында яши башлый.
Рәйсә Баһман кызы лаеклы ялга чыкканчы колхозда сыер савучы булып эшли, производство алдынгылары арасында була. Алар тормыш иптәше белән дүрт бала (өч ул һәм бер кыз) тәрбияләп үстерәләр, намус белән, бар көчләрен куеп хезмәт итәләр һәм бүген өйләрендә мактаулы хезмәтләре өчен бирелгән байтак бүләкләре саклана. 1995 елда Рәйсә апа "Бөек Ватан сугышы елларында данлы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә.
Рәйсә апа бүген дә нык, дәртле, көр күңелле. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары бергә җыелганда өйләре шат авазлардан яңгырап, гөрләп тора. Алардан ерак та түгел гаиләләре белән бер улы һәм кызы яши, алар көн саен килеп, әниләренең хәлен белеп торалар. -Безнең турыда кайгыртулары, күрсәткән хезмәтләребезне танулары һәм хөрмәтләүләре өчен дәүләтебезгә рәхмәт, - ди Рәйсә апа. - Пенсиябез яхшы, өйдә барлык уңайлыклар да булдырылган. Бүгенге көндә мин бик бәхетле: яраткан 10 оныгым һәм 5 оныкчыгым бар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X