Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Яңа Чишмә урамнарында йөрергә куркыта

Ай башында Яңа Чишмәдә бер кыз аяк-куллары имгәнеп хастаханәгә эләккән. Шаһитлар сүзләренә караганда, аны сыер сөзгән. Бу хәл ничек булган соң? -Кичен, гадәттәгечә, сыерлар көтүдән өйләренә кайтып баралар иде. Бер йортның капкасыннан токымлы эт чабып чыкты да сыерларга таба йөгерде. Маллар моңа битараф калмадылар: эттән мөгезләре белән саклана башладылар. Этнең...

Ай башында Яңа Чишмәдә бер кыз аяк-куллары имгәнеп хастаханәгә эләккән. Шаһитлар сүзләренә караганда, аны сыер сөзгән. Бу хәл ничек булган соң?

-Кичен, гадәттәгечә, сыерлар көтүдән өйләренә кайтып баралар иде. Бер йортның капкасыннан токымлы эт чабып чыкты да сыерларга таба йөгерде. Маллар моңа битараф калмадылар: эттән мөгезләре белән саклана башладылар. Этнең хуҗасы яраткан этен сыерлардан яклап, алып китәргә теләде, тик каны кызган сыер аның аягына басты һәм мөгезе белән беләгенә сөзде. Бу тамашаны унлап кеше, шул исәптән балалар да, карап торды һәм алар куркышып өйләренә таралыштылар, - дип сөйләде күрше хатыны.

Бу хәл беренчесе генә түгел. Шушы очракка чаклы әле күптән түгел генә, хуҗалар сүзенә караганда, эт йорт янына бәйләп куйган бозауга ташланган булган. Шул ук балалар этнең бозауга атланып, муенына асылынуын күргәннәр. Ул чакта эт хуҗалары өчәүләп этне көчкә йортларына алып кергәннәр. Әлеге очраклардан соң әти-әниләр балаларын урамга чыгармыйлар, алай гына да түгел, үзләре дә ялгыз гына урамда йөрергә куркалар, гәрчә эт хуҗалары: "Ул минем бик акыллы, балалар белән уйный гына бит", - дисәләр дә.

Менә алар бу хакта безнең сыерларга сөйләсеннәр, бәлки аңларлар, чөнки сыерлар да безнең бик акыллы һәм беркемне дә сөзмиләр.

Кыскасы, Яңа Чишмәдә "бойцовский" этләр белән генә түгел, ә гади этләр белән дә проблема. Күптән түгел тавыклар һәм эт аркасында да хәлләр булып алды, кичә исә шул ук эт казга ташланды - бу очрак ике як хуҗага да инде мәгълүм. Бүген иртән ике кара эт өрә-өрә ике яктан сыер көтүенә ташланды. Тик, "цыма, цыма", дип кычкырган тавыш кына аларны туктата алды.

Хөрмәтле эт асраучылар, ни дә булса эшләргә кирәк. Хәер, җирле власть та шушы проблема белән шөгыльләнсә, бер дә комачауламас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев