Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Яңа ел бәйрәмнәрендә – сигез исерек шофер

Яңа ел бәйрәмнәрендә - сигез исерек шофер

Үткән атнада полиция бүлекчәсенең кизү тору бүлегендә 20 хәбәр теркәлгән, өч җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык
5 декабрьдә үк 8 сәгать 45 минуттан 12 сәгать 5 минутка чаклы билгесез шәхес дуңгыз балалары сатып алу сылтавы белән район үзәгендә яшәүче гр.ка Д.га шалтыратып, аны алдап, Саклык банкының банк картасы номерын һәм паролен белешә (янәсе акча күчерү өчен), шулай итеп гр.Д.ның 36 мең сум акчасын ала.
Урлашу
4 гыйнварда иртәнге сәгать 9 лар тирәсендә Тубылгы Тау авылында яшәүче гр. Ф. Тынычлык урамындагы йортларның берсендә булып гр.ка Ч.ның 30 мең сум акчасын, 1028 гривна һәм хатын-кыз сумкасын урлаган.
Руль артында исерек
Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш автотранспорт белән идарә итүнең 8 очрагын ачыклаганнар. 1 гыйнварда дүрт исерек шофер тоткарланган. Алар: Андреевка авылында яшәүче 31 яшьлек гр.А., 24 яшьлек гр.Х. һәм 61 яшьлек гр.Б. (икесе дә Әлмәттән, алар авылда эчәргә ярый дип уйлаганнар, күрәмсең) һәм 24 яшьлек гр.Д. (район үзәгеннән).
Калган көннәрдә исерек хәлдә "кармакка" эләгүчеләр түбәндәгеләр: 55 яшьлек гр.Ф. (район үзәгендә яшәүче), 29 яшьлек гр.Б. (Петропавел Бистәсеннән), 50 яшьлек гр.С. (Чаллы Башы) һәм 41 яшьлек гр.Г. (Яңа Чишмәдән).
Бәйрәмнәрдә күңел ачулар әлеге шоферларга бик кыйммәткә төшкән - 30 ар мең сум штраф түләп ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм калганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев