Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Яңа хезмәт

15 гыйнварда Чистай районара тикшерү бүлеге оешуга бер ел тулды. Чистай районара тикшерү бүлеге Татарстан Республикасы буенча Рәсәй Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе составына керә. Хәзергесе вакытта бүлекне юстиция капитаны Марат Галиханов җитәкли, аның хокук саклау органнарында эш стажы да җитәрлек. Тикшерү бүлеге коллективы квалификацияле, тиешле тәртиптә аттестация узган 12...

15 гыйнварда Чистай районара тикшерү бүлеге оешуга бер ел тулды.

Чистай районара тикшерү бүлеге Татарстан Республикасы буенча Рәсәй Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе составына керә. Хәзергесе вакытта бүлекне юстиция капитаны Марат Галиханов җитәкли, аның хокук саклау органнарында эш стажы да җитәрлек. Тикшерү бүлеге коллективы квалификацияле, тиешле тәртиптә аттестация узган 12 кешедән тора.

Тикшерү комитеты эшчәнлегендә төп юнәлеш булып Рәсәй ТК тикшерүчеләре кул астында булган җинаятьләрне тикшерү тора. Бу - авыр һәм үтә дә авыр җинаятьләрне тикшерү, коррупциягә һәм салымнарга кагылышлы җинаятьләрне, депутатлар, муниципаль берәмлек башлыклары, җирле үзидарә органнарында эшләүче вазыйфаи затлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кылган җинаятьләрне, хезмәт хакы түләмәү, производствода травма алу һәм шундыйрак җинаятьләрне тикшерү. Быелдан башлап балигъ булмаган балалар кылган һәм аларга кагылышлы авыр һәм үтә дә авыр җинаятьләр турында җинаять эшләрен тикшерү дә Рәсәй тикшерү комитеты компетенциясенә керә.

2011 елда бүлек тикшерүчеләре тарафыннан 128 җинаять эше судка җибәрелгән, узган елларда кылынган 6 җинаять ачыкланган. Судка җибәрелгән барлык эшләр буенча гаепләү карарлары чыгарылган. Җинаятьләрне профилактикалау буенча зур эшләр башкарыла. Бүлек тикшерүчеләре тарафыннан кертелгән язма гаризаларны карау нәтиҗәсендә 95 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Бүлектәге барлык хезмәткәрләрнең намуслы, нәтиҗәле һәм җентекле эшләүләре аркасында Чистай районара тикшерү комитеты әһәмиятенә карап билгеләнгән күрсәткечләр таблицасында алдынгы позицияне били. "Һөнәре буенча иң әйбәте" дип аталган конкурс нәтиҗәләре буенча бүлек хезмәткәрләренең күпчелеге үз өлкәләрендә әйбәтләре дип танылган. 2011 ел нәтиҗәләре буенча Чистай МРСО беренче урынны яулаган.

Тикшерү бүлеге коллективы җинаять суд производствосы турындагы законнарны тайпылышсыз үтәү буенча куелган бурычларны башкаруга, алдан тикшерү барышында законлы эш итү, кешенең һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауда барлык көчен куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев