Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Янгын куркынычы булган чор җитә

Җылы, коры көннәр җитүгә дә вакыт күп калмады. Узган еллар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бу вакытта корыган, кипкән үләннәр, урамнарда, паркларда, басуларда, бакчаларда чүп-чар яндыру белән бәйле янгыннар саны кискен арта.

Янгыннарның күбесе басуларда узган елгы саламнарны һәм үләннәрне яндырганда контроль булмау сәбәпле дөрләсә, урманнар аучылар һәм балыкчыларның ут белән сак эш итмәве нәтиҗәсендә яна.
Узган елдан калган үләннәрне язын яндыру табигатькә файдалы, яндырганнан соң яшел үлән ансатрак үсә дигән ялгыш фикер яши. Чынлыкта исә, янгын табигатькә нык зыян сала. Бу янгыннарның чыгуына кем гаепле соң? Кайберләренә тәмәке тартучылар да гаепле. Шушы чорда балаларның ут белән шаяруы да янгын сүндерү хезмәтләренә зур мәшәкать тудыра. Балалар яна торган корыган үләннәрнең күпме бәла-каза һәм бәхетсезлек китерүен аңламыйлар. Әгәр янгынның юлында койма, сарай яки йорт торса, алар да зыян күрәләр.
Шул сәбәпле, Яңа Чишмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре язгы-җәйге чорда үтә дә игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Балаларның ниләр белән шөгыльләнүен, балигъ булмаганнарның ут белән шаяруларын булдырмас өчен һәрдаим аларны күзәтеп торырга кирәк. Шәхси торак сектор территориясендә янгынны сүндерү максатлары өчен су запасы булдырырга кирәк.
Коры, эссе көннәрдә шәхси секторларда, предприятиеләрдә янгын чыгу ихтималы булган, мич кабызу (ягу) кебек эшләрне башкаруны хәлләр торышы яхшырганчыга кадәр вакытлыча туктатып торырга кирәк. Шушы чорда табигатьтә йөргәндә дә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен РФ законы тарафыннан административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуы хакында да онытмагыз.
Яңа Чишмә муниципаль районы буенча ОНД хезмәткәрләре тиешле хезмәтләр, ведомстволар һәм шулай ук халык белән бергә эш иткәндә быелгысы елда, 2010 елдагы кебек, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калырбыз, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев