Республиканың Кама аръягы зонасындагы 14 районда, шул исәптә Яңа Чишмә районында да, коры эссе көннәр тора һәм янгын чыгу куркынычы да арта.
Шуның белән бәйле рәвештә , гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, шулай ук район территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе карары нигезендә район территориясендә 28 июльдән янгынга каршы махсус режим кертелгән.
- Учак ягу һәм чүп-чар яндыру, кырлардагы саламга ут төртү тыела, - дип хәбәр итте безгә МОНД да өлкән инспектор Илнур Госсаметдинов.
Нет комментариев