Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Янгыннан сак булыйк!

7 февральдә иртәнге сәгать 8 дә янгын сүндерү хезмәте Черемухово Бистәсендәге (Бакча урамы, 20 йорт) сарайның януы турында хәбәр ала.

Вакыйга булган урынга килеп җитү белән янгын сүндерүчеләр агач сарайның (18 кв.м) януын күрәләр, сарай эчендә автомобиль дә була. Янгын нәтиҗәсендә сарай һәм автомобиль тулысынча янып бетә, шулай ук мунчага да зыян килә. Янгын сүндерүчеләрнең оператив һәм грамоталы эш итүләре аркасында ут якын тирәдәге корылмаларга таралмый, торак йортны коткарып кала алалар.
Янгын булган урынны карагач һәм сораштырулардан соң янгынның сарай эченнән чыгуы ачыклана. Сарай хуҗасы аңлатканча, ул эштән кайткач машинасын сарайга куйган. Машина туңмасын өчен (бу көнне урамда - 42 градус була) ул электр җылылык вентиляторын кабынган килеш калдыра. Берничә минуттан соң янгын чыга. Җылылык вентиляторы урнашкан урында югары температура тәэсиренә бирешүчән электр әйберләре табылган. Әлеге әйберләр тикшерүгә җибәрелде. Экспертиза исә анда кыска ялганыш булуын ачыклаган. Шулай итеп, караучысыз калдырылган электр җылылык вентиляторында кыска ялганыш янгынның сәбәбе булып тора. "Янгынга каршы режим турында»гы карар нигезендә электр челтәрендә электр җылыткыч приборларны, шулай ук көнкүреш электр приборларны кабызган хәлдә караучысыз калдыру тыела. Сарай хуҗасы административ җаваплылыкка (20.4 маддә, 3 өлеш) тартылды, ягъни аңа 2000 сум штраф салынды.
Андрей ШИШЛОВ,
Яңа Чишмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә сорау алучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X