Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Өйдән чыкмый гына...

Пенсия фонды бүлеге электрон вариантта иминият пенсиясен билгеләүгә гаризалар кабул итә башлады. Шулай итеп, хәзер гражданнар РПФның www.pfrf.ru сайтында иминиятләштерелгән шәхеснең шәхси кабинет сервисыннан файдаланып, теләсә нинди төрдәге иминият пенсиясен билгеләүгә гариза бирә алалар. Пенсия билгеләтү өчен мөрәҗәгать итүнең мондый ысулы гражданинның Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә шәхсән килүе мәҗбүри түгеллеген...

Пенсия фонды бүлеге электрон вариантта иминият пенсиясен билгеләүгә гаризалар кабул итә башлады. Шулай итеп, хәзер гражданнар РПФның www.pfrf.ru сайтында иминиятләштерелгән шәхеснең шәхси кабинет сервисыннан файдаланып, теләсә нинди төрдәге иминият пенсиясен билгеләүгә гариза бирә алалар. Пенсия билгеләтү өчен мөрәҗәгать итүнең мондый ысулы гражданинның Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә шәхсән килүе мәҗбүри түгеллеген белдерә.

Кабинет аша пенсия билгеләтү өчен түбәндәгеләрне эшләү кирәк: гариза бирүченең кайбер мәгълүматларын күрсәтергә, пенсия төрен һәм китереп (илтеп) бирү юлын сайларга. Монда гариза бирүченең телефон номерын яки электрон почта адресын күрсәтү күздә тотыла, бу әгәр дә РПФ белгечләренә пенсияне тулы күләмдә үзвакытында билгеләү өчен өстәмә мәгълүматлар кирәк булганда эшләнә.

Пенсия билгеләтү өчен пенсия фонды бүлегенә шәхсән үзең килгәндәге кебек, гаризаны интернет аша гражданин иминият пенсиясенә хокук алган көнгә чаклы бер ай алдан бирергә мөмкин (педагогик һәм медицина эшчәнлеге белән бәйле рәвештә алдан пенсиягә чыгу очрагыннан тыш).

"Иминиятләштерелгән шәхеснең шәхси кабинеты" электрон сервисы Пенсия фонды тарафыннан 2015 ел башларында булдырылган иде. Ул пенсиягә чыгасы гражданнарга реаль вакыт режимында үзенең пенсия хокуклары турында белергә мөмкинлек бирә. Моңа идентификация һәм аутентификациянең (ЕСИА) Бердәм системасында теркәлү узган яисә дәүләт хезмәтләре сайтыннан барлык файдаланучылар да керә ала, чөнки кабинетта файдаланучының персональ мәгълүматлары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев