Еш кына автомобиль йөртүчеләр машиналарын юлда калдыралар, башка транспортка, хәтта җәяүлегә дә үтәргә комачаулык тудыралар. Бу әле ярты бәла гына, әгәр янгын чыга калса, янгын сүндерүчеләр ул объектка якын да килә алмаячаклар - бусы инде чыннан да бәла.
"Биналарга һәм корылмаларга ашыгыч оператив хезмәтләрнең транспорт чараларына тоткарлыксыз үтү мөмкинлеге тәэмин итү турында"гы күрсәтмәне бозучыларны ачыклау максатында районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов белән берлектә Яңа Чишмәдәге йорт тирәләрен карап әйләнде.
Нет комментариев