Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

1 сентябрьдә Яңа Чишмә районында 140 беренче сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы чыңлады

19 мәктәптә парта артына 1500 гә якын укучы утырды.

Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасына 1 сыйныфка 48 бала килде, алар 1 «а»,1 «б» һәм 1 «в» сыйныфларына бүленгән, шулардан 1 «а» - татар телендә тәрбия алучы балалар сыйныфы.
Быел мәктәптә 129 укучы, ә балалар бакчасында 40 бала булачак. Көзнең беренче көне җылы һәм матур булды, тантаналы линейка да мәктәп ишегалдында узды. Бәйрәмдә әти-әниләргә дә катнашырга рөхсәт иттеләр. Әмма Роспотребнадзор тәкъдиме буенча аларга мәктәп ишегалды периметры буенча урын чикләнде. Мәктәп формасын беренче тапкыр кигән беренче сыйныф укучыларын линейкага тезелгән өлкән сыйныф укучылары каршы алды. Бөтен җирдә балаларның шат йөзләре, ак бантлар һәм алъяпкычлар, чәчәкләр... Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балалар бераз оялды да, каушадылар да. Бүген аларны яңа мәктәп гаиләсенә, билгесез яңа тормышка бик җылы кабул иттеләр. Тик анда бару һич тә куркыныч түгел, чөнки ерак та түгел әти-әниләр, әби-бабалар һәм ачык йөзле беренче укытучылары тора иде.
Балаларга, укытучыларга, ата-аналарга һәм линейка кунакларына мәктәп директоры Ирина Лихачева мөрәҗәгать итте: «Ниһаять, ярты еллык тәнәфестән соң, 2020-2021 нче уку елына старт бирү өчен барыбызны да бергә җыйган бу көн җитте», - диде ул. Директор барысына да нык сәламәтлек, нәтиҗәле эш һәм уку, шатлыклы аралашу һәм дуслык теләде. Ул үзенең тәҗрибәле, катлаулы шартларда дистанцион белем бирүдә балалар һәм ата-аналар белән эшне оста итеп оештырган бердәм педколлективына рәхмәт белдерде. Мәктәп хезмәткәрләре алдында яңа бурыч тора – санитар-эпидемиологик таләпләрнең катгый шартларында уку процессын җайга салу һәм балаларга белем бирү. Директор бу бурычны да башкарып чыгачакларына ышана. Беренче сыйныфка баручы балаларга ул иң яхшы укучылардан үрнәк алырга кушты. Ирина Лихачева район август педсоветында укытуда ирешкән уңышлары өчен өч башлангыч сыйныф укытучысы бүләкләнүен искә төшерде: Нурхамәтова Гүзәлия – «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Гыйльметдинова Гүзәлия – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, Айсамова Гөлназ – район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы.
Моннан тыш, Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы яңа уку елына әзерлек буенча иң яхшысы дип танылды. Моның өчен директор балаларга уңайлы шартлар тудыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен коллективка, ата-аналарга чын күңелдән рәхмәт белдерде. Әти-әниләр Мусаев Илхом, Әхмәтшин Динар, Зубов Сергей, Геворгян Геворглар бик нык булышкан.
2019-2020 елларда яңа спорт залы төзелеше буенча башкарылган эшләр өчен мәктәптән подрядчы Шәүкәт Сабировка Рәхмәт хаты тапшырылды. Директор аның белән хезмәттәшлектән канәгать калган, коллектив, балалар һәм ата-аналар исеменнән төзүчегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Беренче сыйныф укучыларына аерым мөрәҗәгать итеп, директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рәфисә Фәхретдинова, район хакимияте вәкиле, мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова “Белем юлы”нда балаларга уңышлар теләделәр.

Узган уку елының 8 алдынгысына мәктәп Мактау грамоталары тапшырылды. 2020 нче елның 4 нче сыйныфны тәмамлаган 10 укучы да Яңа Чишмә гимназиясендә үткән линейкада әнә шундый грамоталар алдылар.
Әлбәттә, мәктәп турындагы җырлардан, Говорулькин, Лентяйкин һ.б. персонажлар катнашында мәктәп тормышы турында кызыклы миниатюралардан башка күңелсез булыр иде. Төрле сыйныф укучылары үзләренең талантларын күрсәттеләр, шигырьләр укыдылар. Беренче сыйныф укучылары дүрт юллык шигырьләр әзерләгән иде. Бәйрәм бик җылы атмосферада узды. Һәм менә, ниһаять, кыңгырау чыңлый – балалар бу уку елында беренче кыңгырауны үзләре чыңлаттылар һәм беренче дәрескә юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев