Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

20 майда Идел көнен билгеләп үттеләр

20 майда Россиянең барлык Идел буе регионнары Идел көнен билгеләп үттеләр.


21 майда “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”на Шахмай мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары кунак булып килгән, алар илебезнең милли горурлыгы гына түгел, ә кыйммәтле стратегик табигый ресурс булып торган әлеге бөек елга турында сөйләшкәннәр.
Әлеге бәйрәм 2008 елдан бирле билгеләп үтелә, власть һәм җәмәгатьчелек игътибарын елгаларны саклау проблемаларына юнәлтүгә этәргеч булып тора. 
Музей мөдире Гөлнар Сабирова, презентация слайдларын күрсәтеп, балаларга Идел елгасының элек (борынгы заманда) Ра дип аталуын, ә соңрак Итиль, Атил, Атал, Идел исемнәре пәйда булуы турында сөйләгән, Идел буена керүче шәһәрләр һәм елгада тереклек итүче хайваннар белән таныштырып үткән. Ул әлеге датаны билгеләп үтү Идел елгасында экологик проблемалар белән бәйле булуын ассызыклаган. Балалар Идел елгасының гүзәллеге, аның киңлекләре язучылар һәм рәссамнар өчен иҗат чыганагы булып торуын да белгәннәр. Алар берничә әсәр белән дә танышкан, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләгәннәр. Чара азагында укучылар актуаль булган экологик проблема буенча фикер алышуда да актив катнашканнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев