"Укуда аерым уңышлары өчен" республика медале быел Яңа Чишмә урта мәктәбен тәмамлаган Аделия Фазлыевага тапшырачаклар.
Аделия бу бүләккә чыннан да лаек. Аның аттестатында бары"5"леләр генә, БДИ баллары да югары: 78- математикадан, 89 - биология һәм иң югары 100 балл - рус теле буенча. Җыелган баллар суммасы һәм тапшырылган өч фән буенча иң яхшы нәтиҗә аңа чыгарылыш сыйныф укучылары рейтингында беренче урын алу мөмкинлеге бирә.
Тырышып укуы, белемгә һәм үз-үзен камилләштерүгә омтылуы - Аделиянең әлеге сыйфатлары аны җиңүгә китерә. Кемдер гуманитар фәннәргә өстенлек бирсә, кемдер математиканы ярата, ә менә Аделия икесен дә "су кебек эчә", чөнки Ходай Тәгалә аңарга башкалардан аерылып тора торган сәләт биргән. Беренче булу авыр, аңа өзлексез хезмәт белән генә ирешеп була. Әмма Аделия булдыра: үз алдына максат куеп, аңа бары зур ихтыяр көченә ия кеше генә ирешә ала, ә Аделия Илгиз кызы нәкъ менә шундыйлардан.
Сыйныфташлары әйтүенчә, ул үзендәге лидерлык сыйфатлары белән аерылып тора, мөстәкыйль, принципиаль, әле тагын - тәвәккәл, актив, яңа креатив идеяларга бай. Юкка гына ул күпме еллар мәктәпнең президент постын алып тормаган һәм аны, БДИга әзерләнә башлагач, 11 сыйныфта тапшырган. Укырга ярата, фотографияләр белән мавыга, интеллектуаль - сөйләшкән вакытта теләсә нинди теманы дәвам иттерә ала. 1 сыйныфтан ук ул уку алдынгысы була, бер үк вакытта хореография һәм рәсем сәнгате класслары буенча БСМ-ен тәмамлый. Бөтен җирдә яхшы укыган һәм "Шешминка" бию ансамбле составында чыгыш ясарга да өлгергән. Аделия - мәктәп, муниципаль һәм республика фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда күп тапкырлар җиңү яулаган. Ул үзе катнашкан һәр җирдә җиңә.
Әти-әнисе Илгиз Габделфоат улы һәм Алсу Рәшит кызы өчен Аделия, чыннан да, гаиләнең горурлыгы. Ул яраткан һәм рәхмәтле кыз, олыларны хөрмәт итә, өйдә әти-әнисенә булыша, кыскасы, андый балалар турында "дөрес тәрбия алган" бала диләр. Ул гаилә һөнәрен дәвам итәргә - әти-әнисе һәм апасы Ләйсән кебек табиб булырга ниятләгән. Ә аның кешелеклелек сыйфатлары - кешеләрне яратуы, аларга ярдәм итү теләге, ихласлылык, тирә-юньдәгеләр белән аралашканда әдәпле булуы - үзе сайлаган юлда булышачак кына.
Якын араларда Аделия Казан дәүләт медицина университеты студенткасы булачак (абитуриентлар рейтингында аның фамилиясе дә югары эшелонда) һәм аннан менә дигән белгеч чыгачак дип ышанып әйтергә мөмкин.
"Укуда аерым уңышлары өчен" медален Аделиягә август ахырында ел саен тантаналы шартларда үткәрелә торган укытучылар конференциясендә тапшырачаклар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев