Мәгариф
Аграр колледжда имтиханнар башланды
19 майда аграр колледжның Яңа Чишмә филиалында тракторчы-машинистка укучылар төркеме теория, куркынычсызлык, "В","С" һәм "Е" категорияләренә техниканы йөртеп карау буенча имтиханнар тапшырдылар. Имтиханнарны кабул итү комиссиясен ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Яңа Чишмә район бүлеге начальнигы Самат Вәлиуллин җитәкләде.
Имтиханга 21 укучы кертелде, берсе транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителү сәбәпле имтиханга кертелмәде. Калганнары әйбәт белем, осталык һәм күнекмәләр күрсәтеп, имтиханны әйбәт тапшырдылар. Нигезле сәбәп (11 кеше язгы кыр эшләрендә мәшгуль) белән имтиханга килә алмаучылар аны соңрак тапшырачаклар. Имтиханны уңышлы тапшыручылар тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Без эшче һөнәрен үзләштереп чыгучы укучыларга районыбызның үсеше өчен уңышлы һәм имин хезмәт куюларын телибез. Уңышлар юлдаш булсын!
Самат ВӘЛИУЛЛИН,
Дәүләт техник күзәтчелегенең Яңа Чишмә район бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев