Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Александр Еронтьев: «Безнең бурыч - профилактиканың барлык алымнарын нәтиҗәле файдалану»

Бүген Яңа Чишмә РҮХнең наркология кабинетында 23 кеше диспансер исәптә тора, бу 2018 ел белән чагыштырганда наркотик кулланучы бер кешегә күбрәк - Яңа Чишмә районы администрациясе каршындагы наркотикларга каршы комиссия утырышында әнә шундый мәгълүматлар әйтелде.


2019 елның узган чорында наркотик чаралар куллануга шикләнеп Яңа Чишмә РҮХгә 11 кеше җибәрелгән, икесендә наркотиклар булуы ачыкланган, соңыннан бу кешеләр административ җаваплылыкка (РФ КоАП 6,9 ст.) тартылган (табиб билгеләвеннән башка наркотик чаралар куллану).
РФ КоАП 6.8 ст.буенча (наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау) 1 кеше җаваплылыкка тартылган. Россия ЭЭМ ның Яңа Чишмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан наркоманияне кисәтү максатында суд тарафыннан профилактик чаралар үтү һәм наркоманиядән дәвалану бурычы билгеләнгән затларны контрольдә тоту гамәлгә ашырыла. Әлеге эш барышында 3 хокук бозу очрагы ачыкланган, алар буенча 3 административ беркетмә төзелгән, әлеге бурычны үтәүдән читләшүгә бәйле рәвештә, 2018 елның шул ук чорында шулай ук 3 хокук бозу очрагы ачыкланган, алар буенча 3 административ беркетмә төзелгән.
Быел полиция хезмәткәрләре тарафыннан бер наркоҗинаять ачыкланган, аның буенча РФ ҖКның 228 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге җинаятьне кылучы кеше үз өендә, үзенә куллану өчен киндер үсемлеге саклаган. 2018 елда да шулай ук бер җинаять.
Шулай ук агымдагы елда 1 граждан РФ ҖКның 228 ст. 2 өлеше буенча җинаять җаваплылыгына тартылган, ул иректән мәхрүм ителгән.
Район башкарма комитетының барлык ведомстволары һәм структур бүлекчәләре тарафыннан наркомания, токсикомания профилактикасы, яшүсмерләр, яшьләр һәм бөтен халык арасында сәламәт яшәү рәвешен булдыру буенча даими эш алып барыла.  
Наркоситуациягә авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре территориясендә киндер үсемлеге үсеп чыгу тискәре йогынты ясый. Полиция тарафыннан кыргый киндер үскән ике чыганак ачыкланган һәм юк ителгән. Законсыз әйләнештән 0,8 гр. наркотик матдә - гашиш, 72,12 гр. канабис (марихуана) алынган.  Уку йортларында һәм торак пункт клубларында наркотик матдәләр куллану белән бәйле үлем очраклары теркәлмәгән. ПДНда наркотик һәм психотроп матдәләр куллану факты буенча исәптә торучы балигъ булмаганнар юк. Балигъ булмаган затлар күрсәтелгән чорда әлеге линия буенча җинаять һәм административ җаваплылыкка тартылмаган.
Район уку йортларында наркоманиянең зыяны турында 11 лекция һәм 2 профилактик чара үткәрелгән. Район территориясендә 2019 елның хисап чоры дәвамында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бәйле 30га якын Сәламәтлек көне үткәрелгән. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә көн саен уку көне физкультминуттан башлана, ай саен тематик акцияләр, әңгәмәләр, лекцияләр, спорт-массакүләм чаралар, «Нык һәм сәламәт икәнсең, димәк җитди эшләргә син әзер» дип аталган викторина, «Сәламәт гаилә» эстафетасы, спорт бәйрәмнәре, уен-тренинглар уза, шулай ук тематик газеталар, стендлар чыгарыла, видеоматериаллар күрсәтелә.
Шулай ук 2019 елның хисап чоры дәвамында район территориясендә «Наркотикларсыз тормыш» исемле наркотикларга каршы республика акциясе оештырылган, аның кысаларында мәктәпләрдә ата-аналарны, медицина хезмәткәрләрен, полиция хезмәткәрләрен чакырып профилактика көннәре үткәрелгән.  Участковыйлар 7-11 сыйныф укучылары белән очрашуда наркотик матдәләр куллану, саклау, сату өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырганнар. Укучыларга тиешле тематикага карата буклетлар тәкъдим ителгән. Наркотикларга каршы комиссия эштә наркоманияне профилактикалау, токсикомания һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру ысулларын һәм алымнарын нәтиҗәле файдаланырга тырыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев