Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Алтын ачкыч“та татар төркеме ачылачак

Үткән җомгада Яңа Чишмәдәге "Алтын ачкыч" балалар бакчасында зур бәйрәм булып үтте, аны кечкенә төркемдәге балаларны зуррак төркемгә күчерү, шулай ук татар теленә өйрәтү белән яңа төркем ачылу уңаеннан оештырганнар.

Бәйрәм саф һавада үтте, тамашачыларны - әти- әниләрне һәм кечкенә төркемдә тәрбияләнүче балаларны балалар бакчасына керү юлына каршы урнаштырылган эскәмияләргә утырттылар. Бәйрәмчә матур итеп киенгән өлкән төркем балалары аларга шигырьләр сөйләделәр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. "Убырлы карчык" һәм ике клоун да балалар күңелен ачтылар (алар ролен бакча хезмәткәрләре башкарды). Әлбәттә, барысы да шат һәм бәхетле иде. Ә соңыннан һәр бала татлы бүләк алды. Балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева балалар бакчасына күрсәткән ярдәм өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде, балалар турында кайгыртулары һәм аларга яхшы тәрбия биргәннәре өчен тәрбиячеләргә, техперсоналга, бакча мөдиренә шул бакчага йөрүче баланың әнисе Ләйсән Нурхамәтова рәхмәт сүзләре җиткерде.
Әлбәттә, "Алтын ачкыч" балалар бакчасы эчке яктан да, тышкы яктан да суперзаманча мәктәпкәчә учреждение һәм бик тә матур. Моңа инану өчен иң яхшысы - аны барып карау. Дүрт төркемдә - 83 бала, 13 бала "Чишмә" балалар бакчасыннан килгән, 1 сентябрьгә тагын 9 бала киләчәк. - Бездә хәзер татар теленә өйрәтү белән төркем ачылачак һәм рус телле балаларга татар телен өйрәтү буенча дәресләр үткәреләчәк. Мәгълүм ки, бала кечерәк булган саен, аның башка телне тизрәк үзләштерү мөмкинлеге дә күбрәк. Барлык дәресләрне "Чишмә" балалар бакчасыннан безгә килгән тәрбияче - педагог Фирдәүсә Кубиева үткәрәчәк. Без әле тагын балаларга өстәмә белем бирүгә лицензия дә алдык һәм 1 сентябрьдә түләүле түгәрәкләр (инглиз теле, сәнгать, музыка һәм логопед) ачарга ниятлибез. Аларда балалар укудан тыш вакытларда шөгыльләнәчәкләр - йокы сәгатеннән соң. Әлеге юнәлешләр буенча педагоглар үзебезнеке, инглиз теле укытучысы гына кирәк, - ди бакча мөдире.
- Күрәсезме, нинди матур уен мәйданчыгы, уеннар өчен модульләр, кечкенә архитектура формалары, - дип дәвам итте Любовь Васильевна.
- Балалар шөгыльләнәләр, уйныйлар, рухый яктан үсәләр. Балалар бакчасында эшләүчеләр бергә кушылып "буа" сатып алдылар, котельный операторы тегермән ясап куйды. Ата-аналар да безгә нык булышалар: агымдагы косметик ремонт өчен буяулар сатып алдылар, Андрей Деревяшкин уен мәйданчыгы өчен кое ясады. Балалар бакчасы тагы да уңайлы, балалар һәр яклап үсеш алсын өчен бар нәрсә дә булсын дип тырышабыз.
"Төзүче" ҖЧҖ җитәкчесе Хәлим Билдановка һәм аның коллективына шундый матур итеп төзелгән бина өчен ата-аналар, ата- аналар комитеты һәм коллектив исеменнән рәхмәт белдерәсебез килә. Бина бик коры, чиста, кечкенәләр өчен җылы идәннәр бар. Ике ел эшләү дәверендә бер җирдә дә дымланган, күгәрек хасил булган урыннар күренми. Аларның эшен аерым билгеләп үтәсе килә: инде менә ике ел алар бинага профилактик яктан хезмәт күрсәтүне "5"легә генә башкаралар һәм безнең хезмәттәшлек алда да дәвам итәр дип өметләнәбез.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев