Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Алтын куллы“ белгеч

Яңа Чишмә КМС заводында сөт ташый торган автомашина шоферы Әхәт Нуретдиновны үз эшенең остасы диләр. Аны яхшы шофер буларак кына сөйләмиләр, ә аның алтын куллары аркасында исәптән төшерелгән техника да менә дигән итеп эшли башлый.

- Күптән түгел Теләчедән иске ГАЗ-5307 машинасы алып кайткан идек, ул бер ай эчендә аны эшкә яраклы итте. Бу машина бөтенләй җимерек хәлдә иде, ул аны яңадан сүтеп җыйды, хәзер нәкъ яңа машина кебек, йөгерә генә, дип сөйли механик Александр Финагентов.
Әхәт Нуретдинов шофер булып 1977 елдан, ДОСААФ автомәктәбен тәмамлаганнан соң эшли башлый. Башта Әлмәт АТХ-да, армиядә, шофер булып эшләгән, Яңа Чишмә МСО-да вахта йөрткән, КМС заводында "Газельдә" эшләгән, аннары сөт ташый торган машинада. Шоферлык стажы - 39 ел. Заводта инде 16 ел эшли. Көн саен иртәнге сәгать 6 дан КФХ-лардан, фермерлардан, агрофирмалардан заводка сөт ташый. Үзенең ГАЗ автомашинасының төзеклеген һәрдаим күзәтеп тора, кичләрен бар да тәртиптә булу-булмавын тикшермичә, эштән кайтып китми. Үзе ремонтлый, кыенлыклар килеп чыкса, башкаларга да киңәш бирә.
- Туктаусыз, бернинди шелтәләрсез йөри, - ди аның хакында механик, - үзенең эшен намус белән башкара. Шәп, оста белгеч кенә түгел, күңелле, аралашучан һәм ярдәмчел кеше ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев