Алтын көзләрдә авылым кичләре
Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Ул көзге чәчәкләрнең матурлыгы! Быел кырларда һәм бакчаларда уңыш та мулдан булды.
Шул уңайдан, Чертуш авылы мәдәният йортында “Алтын көзләрдә авылым кичләре “ дигән кичә булып узды. Кичәгә әзерләнгәндә, ВКонтакте төркемендә, авылдашларга “Ямьле бакча” конкурсы игълан иткән идек. Унөч кеше үзләренең матур бакчаларын “Чертуш авылы мәдәният йорты” төркеменә юллады. Дөрестән дә, бу матурлык беркемне битараф калдырмады. Юкка гына, безнең авылыбызны районда да иң төзек, чиста, матур авылларның берсе, димиләр. Бу авылдашларның тырыш хезмәте.
Ә “Тамашачы мәхәббәте” яулаган бакчачы исеменә Шахмай авылында яшәсә дә,тумышы белән Чертуш авылыннан булган Наилә Баһаветдинова лаек булды. Җиңүчеләргә бүләкләр, “Домой” кибетеннән - шэ Саматов Фәнилдән иде. Аңа олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Эшләре һәрвакыт гөрләп барсын.
Кичәбездә әлеге конкурста катнашкан барлык авылдашларны котладык.Шулай ук ”Көзге мулллык” дигән күргәзмәләр дә ясалган иде, тамашачыларга үзешчән артистларыбыз катнашында концерт та күрсәттек.
Кичәбез ахырына самавырыбыз да кайнап чыкты,көзге муллыктан сыгылып торган өстәлләр авылдашларыбызны бергә җыйды. Тырыш хезмәттән соң ял да кирәк бит.
Менә шулай бердәм булып яшәгәндә генә, авылыбыз да, гамәлләребез дә матур булыр!
Рәмзия Мусина,
Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев