Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аралашу мөмкинлекләре чикләнмәгән

Якынлашып килүче инвалидлар ункөнлеге кысаларында Балалар сәнгать мәктәбендә “Түгәрәк өстәл” артында сәламәтлекләрендә тайпылыш булган балаларның әти—әниләре белән аралашу булып үтте, чарада район власте вәкилләре дә катнашты.


Очрашуны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк алып барды. Тәрбияләү, укыту, сәламәтләндерү барышында ата-аналарда килеп туган проблемаларны хәл итү һәм тагы да нәтиҗәлерәк төстә тикшерү өчен “Түгәрәк өстәл” артына барлык социаль ведомстволар вәкилләре: Галина Носова (мәдәният бүлеге), Наталья Гурьева (социаль яклау бүлеге), Алсу Алукаева (РҮХ), Нәзирә Кашапова (опека һәм попечительлек бүлеге), Светлана Мартышова (бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил), Андрей Абрамов (яшьләр бүлеге), Александр Еронтьев (РМБ), Лилия Хираҗева (РПФ) һәм башкалар чакырылган иде.
Чарага килүчеләр әлләни күп түгел иде, аларның сораулары, нигездә, бала сәламәтлегенә кагылышлы булды: ташламалы исемлектә бала өчен кирәк булган даруларның булмау яки медицина техник чараларның (әйтик, протез, коляска) дөрес итеп сайланмау очраклары бар.
Җәйге “Факел” лагерында мондый балаларның ташламалы ял итүләре, балалар өчен бәйрәм чаралары оештыру һәм бу очракта үткәрү көнен һәм вакытын билгеләгәндә ата-аналарның мөмкинлекләрен дә исәпкә алырга кирәклеге кебек мәсьәләләр дә күтәрелде.
Яшьләр клубы сыйфатындарак берәр нәрсә оештыруны тәкъдим итеп, Лилия Хираҗева шушы балалар өчен киләчәккә караш фикере белән чыкты. Беренче вакытларда ул виртуаль аралашу булырга мөмкин, аның барышында яшь кешеләр үзләренең буш вакытларын күңеллерәк үткәрү өчен кайда һәм кайчан очраша алуларын үзләре хәл итәчәк.
“Түгәрәк өстәл” утырышчылары аның белән килештеләр, яшьтәшләрең белән аралашу, дустанә элемтәләр булдыру – балаларның социаль үсешендә иң мөһиме булып торачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев