Мәгариф

Ата-аналар игътибарына

Халык күпләп ял итә торган урыннарда хокук тәртибен һәм гражданнарның җәмәгать куркынычсызлыгын, шулай ук халык күпләп ял итә торган урыннарда булган балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 2018 елның 1 маеннан 15 сентябренә чаклы Яңа Чишмә районы территориясендә “Курорт“ шартлы исеме белән план кертелгән.


Район территориясендә “Факел“ ДОЛ ачу планлаштырыла, ул  өч сменада эшләячәк:
1 смена -  22 июньнән  12 июльгә чаклы;
2 смена -  15 июльдән 4 августка чаклы;
3 смена – 7 августтан 13  августка кадәр.
Хөрмәтле әти-әниләр! Полициянең район  бүлеге җитәкчелеге сезнең балаларыгыз ял итә торган балалар сәламәтләндерү учреждениеләре эшен оештыруда кимчелекләр турында үзвакытында хәбәр  итүегезне үтенә.
Мәгълүматларны 8 (84348) 2-26-73 телефон номеры буенча хәбәр  итегез.
 


Нет комментариев