Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авылкаем иртән искән җилләре, саф сулы чишмәләре, яшел болыннары, түгәрәк күлләре белән җанга якын минем

Еракларга китеп, бер- ике көн торсам, сагыну хисе биләп ала, күңелгә сагыш катыш моң сара... 


Читтә яшәүче авылдашларыбызны да “Авылдашлар белән очрашу " көненә нәкь менә әлеге хис  чакырып кайтарадыр.Туган нигез,чирәмле капка төбе, әрекмәнле, кычытканлы тыкрыклар, ап-ак мичтә пешкән тәмле ипи исе, ак яулыклы әни, эшләпәсен кырын салган әти,якыннары яткан зират та көтә аларны. Истәлекләр белән уртаклашып,үткәннәрне искә төшереп, җыелып сөйләшү күңелгә әйтеп бетергесез җылылык бирә.  Гомер буе Шахмайда почта мөдире булып эшләгән Роза апаның, чертушлыларны мактап, сездәге кичәләр миңа бик ошый: үзгә сез, якын, диюе юкка гына түгелдер.  Шул ук фикерләрне безнең авылга Актаныш якларыннан килен булып төшкән Гөлнара күршем дә хуплый.Әйе,безнең авыл зур түгел,шуңа кичәләре дә зур шау-шу куптармый гына, җылылык белән уза. Әлеге кичәне оештырган мәдәният хезмәткәрләре  Гөлшат апа белән Рамилә сеңелемә зур рәхмәт. Шулай ук биюче-җырчы кызыбыз Хәйруллина Флүзәгә,биюче кызларыбыз Минабетдинова Динара, Нәгыймова Нуридә, Саттарова Лилия, егетләребез Тимур, Рамазан, Рузилгә, җырчы Наиләгә, Чистай шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Сания апага  да бик рәхмәтле без.
Авылдашларыбызга бәйрәмдә мич котлау йоласын күрсәтеп, аларны  бала чакларына алып кайттык. 
Залда утырган һәрбер авылдашыбыз үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, кемдер теләкләр теләде ,ә Ләтифә апа  сугыш вакытында ятлаган шигырен сөйләде, кемдер яшьлектәге җырларын җырлады... 
Кичәне алып барганда, безнең авылга карата яшь киленнәрнең фикерен дә беләсем килде. Чертуш авылын бик ошаттым, кешеләре бигрәк тә уңган, ди алар. Әйе, безнең авылда  бик тырыш халык яши, йорт-җирләребез дә төзек, күпләп терлек асрыйлар, әле шәһәрдә яшәүче балаларына торак алып бирүчеләр дә байтак. Шуңа мәдәният йортына ял итәргә төшәргә дә вакыт тапмаучы уңган авылдашларыбыз бихисап.
Менә шулай бер тында быелгы очрашу да узып китте. Кабат очрашулар насыйп булсын иде, исән -сау булыйк!
             
Рәмзия Мусина, 
Чертуш авылы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев