10 августта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары күп балалы һәм уңышсыз гаиләләрдәге балаларның җәйне ничек уздыруларын ачыклау максатында рейд үткәрделәр.
Беренчедән, әлеге гаиләләрдәге балаларның күпчелегенең җәйге ял итү лагерьларының берсендә дә булмауларын билгеләп үтәргә кирәк. "Ни өчен?" дигән сорауга ата-аналарның җаваплары бер генә: "Балалар теләмиләр".
Каникулның берникадәр өлешен башка шартларда үткәрергә теләмәгән балаларны өйдә нәрсә тотып тора икән соң?
Петропавел Бистәсе АҖ-дә биш гаиләдә булдык, әлеге гаиләләрдә 14 бала тәрбияләнә. Тик бары берсендә генә тормыш дөрес юнәлештә "хәрәкәт итә": әни кеше спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгуын туктаткан, шуннан соң гаиләдә дә матди хәл яхшырган, өйне төзекләндерүен дәвам итә, җиң сызганып ике баласын тәрбияләү эшенә керешкән.
Өчәр балалары булган ике гаилә тузган өйләрдә яши, аларга карата янгын бүлеге линиясе буенча байтак сораулар бар:
- Кышын өйне ничек җылытырсыз? Ни өчен электр үткәргечләрне алыштырмадыгыз? - дип сорый ОНД инспекторы Илнур Госсаметдинов һәм билгеләнгән срокта тиешле эшләрне башкару өчен күрсәтмә язуы бирде. Бу гаиләләрдәге балалар әти-әниләре эштә вакытта үзләренә үзләре "хуҗа".
Тагын ике гаиләдә (берсендә - 2, ә икенчесендә дүрт бала) алардан тыш инвалидлыклары булган өлкәннәр дә яши.
- Әниләре эшли, тәүлек әйләнәсенә өйдә булмыйлар, ә балалар караучысыз. Аларны гел урамда күрергә мөмкин, - дип сөйли ФАП фельдшеры Валентина Быкова. Биредә ата-аналарга балалары турында җитди кайгыртырга, җәй буена аларны ял лагерьларына урнаштырырга кирәк, тик, алар: "Балалар теләми", - дип җавап кайтаралар.
Комиссия әгъзалары шулай ук Андреевка һәм Екатериновка авылларында ике гаиләдә булганнар. Икесендә дә өчәр бала, бүгенгесе көндә алардан нибары берсе "Раздолье" лагерына җибәрелгән, калганнары мәдәни һәм сәламәтләндерү ялын күрми дә. Бер гаиләдә шартлар яхшырган һәм балалар моңа шат булса, икенчесендә хәлләр искечә калган. Балаларны бу канәгатьләндерәме икән, әллә алар өч ай каникул - мәктәпкә йөрисе юк, дип уйлыйлармы икәнни? - Уңышсыз гаиләләргә рейдлар дәвам итә, - дип сөйли ПДН инспекторы Татьяена Киселева, - безнең төп бурыч, гаиләләрнең яңа уку елына балаларын ничек әзерләүләрен һәм алар кышын өйләрендә нинди шартларда яшәячәкләрен ачыклау, - диде ул.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев