Балалар куркынычсызлыгы -уртак эш
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы уку елы башында, мәктәп каникулыннан соң, балаларда юлларда һәм транспортта куркынычсызлык күнекмәләре, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес эш (гамәлләр) кылу өчен үткәрелә.
Яңа Чишмә районында, район ГО җитәкчесе боерыгы нигезендә, мәктәпләрдә балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелгән.
Боерык нигезендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы планы төзелгән. План нигезендә мәктәпләрдә укучыларның тормыш иминлеге мәсьәләләре буенча педагогик коллективлар белән инструктажлар үткәрелгән, ата-аналар һәм укучылар өчен «Игътибар! Балалар!"дип аталган белешмәлекләр булдырылган; терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелгән. Өлкән сыйныф укучылары Беслан фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алганнар. Кечкенә сыйныф укучылары экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек дөрес итеп тотарга кирәклеге турында белгәннәр. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау өчен 1 сентябрьдән 30ына кадәр «Экстремизмга-юк!» айлыгы оештырылган.
Уку елының беренче атнасында барлык мәктәпләрдә дә гадәттән тыш хәлләр янаганда яки килеп чыккан очракта эвакуацияләү буенча практик дәрес белән Балалар куркынычсызлыгы көне үткәрелгән. Бу чарага Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр начальнигы, ЮХИДИ, ОНД инспекторлары чакырылган. Әлеге хезмәтләр вәкилләре «комендант сәгате», гадәттән тыш хәлләр янаганда яки килеп чыкканда укучыларны эвакуацияләү буенча практик дәресләр үткәргән, видеороликлар күрсәткән.
Балаларның юл-транспорт куркынычсызлыгы буенча видеофильмнар күрсәтү белән ата-аналар җыелышлары, велосипедлары, скутерлары булган балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча дәрес һәм инструктаж үткәрелгән. Башлангыч сыйныф укучыларына өйдән мәктәпкә куркынычсыз хәрәкәт маршрутлары эшләнгән. Моннан тыш, «Кызыл, сары, яшел» викторинасы, «Мәктәпкә куркынычсыз юл», «Юлдагы куркынычсызлык - безнең уртак бурычыбыз», «Беренче сыйныф укучысына юлдан чыгарга ярдәм ит» дигән экскурсияләр оештырылган.
Ленино, Әдәмсә, Акбүре, Чаллы Башы, Волчья Бистәсе һәм Красный Октябрь гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Зирекле лицеенда айлык үткәрүдә яхшы әзерлекләре билгеләп үтелгән. Мәктәпләрдә куркынычсызлык айлыгы шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар белән эшләү өчен рәсемнәр һәм методик кулланмалар күргәзмәсе белән тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев