Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балигъ булмаганнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында искәрделәр

Яңа Чишмә прокуратурасы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән берлектә районның барлык белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән очрашулар үткәрә.


8 майда Яңа Чишмә гимназиясендә прокурор ярдәмчесе Руслан Галимов, ПДН инспекторы Наталья Савельева һәм КДН вәкилләре өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар һәм әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә темасы  бик актуаль, бигрәк тә май бәйрәмнәре һәм җәйге каникул алдыннан, бу экстремизмга, наркотикларга, алкоголь куллану һәм тәмәке тартуга  каршылык күрсәтү.
Укучыларга урлаган, хулиганлык кылган, мошенниклык өчен җаваплылык тоту каралган булуы турында искәрделәр. Хезмәт кодексы турында (җәй көне эшләүчеләр өчен)  сөйләделәр. Әлеге җинаятьләр корбанына әверелмәс өчен ниләр эшләргә кирәклеге хакында да кисәттеләр. Шулай ук РФ Кодексының 71 нче Законын бозган өчен дә җаваплылык булуы турында искә төшерделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев