2017 елда бердәм дәүләт имтиханын мәктәпне тәмамлаучы 53 укучы тапшырды. Нәтиҗәләр әлегә барысы да халыкка игълан ителмәгән, тик инде шунысын әйтергә мөмкин: 7 укучы "Укудагы уңышлары өчен" дип аталган рәсәй медаленә һәм берсе - һәр фәннән 75 балл һәм аннан да күбрәк балл җыйган өчен "Укудагы уңышлары өчен" республика медаленә...
Рус теленнән БДИ тапшырганда иң югары уртача 81,07 баллны Яңа Чишмә гимназиясе күрсәтте, аның артыннан Яңа Чишмә урта мәктәбе - 79,83. Шахмай, Черемухово, Ленино мәктәпләрендә, Зирекле лицеенда нәтиҗәләр яхшы - 70-71 балл. Район буенча - 75,9, үткән елдагыдан 5,01 баллга югары.
Математика буенча БДИ (профиль дәрәҗәсе) тапшыруда яхшы нәтиҗә Яңа Чишмә урта мәктәбендә - 52,58 балл, аннары Зирекле лицее - 49,5 һәм гимназия - 49,42, Шахмай мәктәбенең - 49,4, Черемуховода - 47, Ленино мәктәбендә - 40,5 балл. Район буенча уртача балл - 49,3. Хәер, быел ул үткән елдагыдан 4,61 гә югары, тик республиканыкыннан 5,9 га түбән.
Математика (база дәрәҗәсе) буенча да билге 2016 ел белән чагыштырганда районныкыннан 0,35 кә һәм республика күрсәткеченнән 0,1 гә югары.
Җәмгыять белемен һәм физиканы да әйбәтрәк тапшырганнар. Физикадан - 57,8 балл (2016 елда - 49,3), җәмгыять белеменнән - 62,8 балл (2016 - 56,8).
9 сыйныфлар - 151 укучы төп дәүләт имтиханын тапшырган. ТДИ (ОГЭ) тапшыруда рус теленнән күпчелек мәктәпләр әйбәт билге күрсәткәннәр - 4 баллдан югары (узган елдагыдан 0,05 баллга күбрәк). Ленино мәктәбеннән 2 укучы "канәгатьләнмәслек" билгесе алган. Иң югары уртача билге Волчья Бистәсе мәктәбенеке - 4,7, аннан Акбүре һәм Әдәмсә - 4,3, Чаллы Башы мәктәбенең - 4,2. Район буенча уртача билге - 3,8, Чуаш Чабаксары, Ленино, Екатерина, Шахмай, Петропавел мәктәпләре һәм Зирекле лицеенда күрсәткечләр 3,2 дән 3,8 гә чаклы.
Математиканы иң әйбәт тапшыручылар Әдәмсә мәктәбенең 9 сыйныф укучылары - 4,8, Волчья Бистәсе, Акбүре мәктәбе укучыларының - 4,7 шәр. Екатерина, Красный Октябрь, Шахмай, Чуаш Чабаксары, Черемухово, Петропавел мәктәпләре һәм гимназия 3 тән - 3,6 билгесе күрсәткәннәр. Район буенча нәтиҗә - 3,7, бу узган елдагыдан 0,11 баллга күбрәк.
Район мәгариф бүлеге экспертлары ясаган анализда Петропавел һәм Екатерина мәктәпләрендә математика буенча билгеләрнең түбән булуы билгеләп үтелгән: беренчесендә 6 чыгарылыш сыйныф укучысының өчесе "2"ле алган булса, икенчесендә 16 укучының алтысында "2"ле. Район буенча түбән билге - 24 укучыда, һәм бу узган ел белән чагыштырганда 10 икелегә азрак. Әдәмсә, Волчья Бистәсе, Тубылгы Тау, Чаллы Башы һәм Акбүре мәктәпләрендә чыгарылыш укучылары арасында математиканы икелегә тапшыручылар юк.
ТДИ нәтиҗәләре буенча 2016 ел белән чагыштырганда химиядән (+0,08), географиядән (+0,03) һәм инглиз теленнән (1 баллга) яхшырак тапшырганнар.
Канәгатьләнмәслек билгесе алучылар өчен 28 июньнән имтиханнарны икенче кат тапшыру көннәре старт алды. Нәтиҗәләр 7-10 көннән соң билгеле булачак. Барысы да уңышлы гына тапшырыр дигән өметтә калабыз.
Нет комментариев