Беренче сыйныф укучылары музейда
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында башлангыч мәктәп-балалар бакчасының беренче сыйныф укучылары Яңа Чишмәдә Крайны өйрәнү музеенда булганнар.
Балалар музей экспозицияләре белән танышканнар, Яңа Чишмә авылы формалашу һәм үсеше тарихы турында белгәннәр. Алар өчен музейда экскурсия үткәрелгән. “Крестьян ихатасы” күргәзмәсен кызлар бик кызыксынып күзәткән, анда көнкүреш әйберләре, савыт-саба, каба һ.б. куелган. Малайлар исә сугыш чоры экспонатларын күзәткәннәр. Бу Бөек Ватан сугышы барган урыннардан алып кайткан әйберләр, якташларыбыз – Советлар Союзы Геройларының шәхси әйберләре.
Балалар экскурсиядән бик канәгать калган һәм инде киләсе очрашу турында да хыялланалар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев