Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе

15 марттан 15 апрельгә кадәр "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узачак. Яңа Чишмә районында ул 28 мартта БДИ үткәрү пункты - Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында узачак.

Агымдагы 2022 елда акция барышында ата-аналар үзләренең база дәрәҗәсендәге математика буенча белемнәрен тикшерә алачаклар. Математика-аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра торган ике мәҗбүри фәннең берсе. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары эшләнгән, ул гадәти 3-4 сәгатькә түгел, ә кыскарак вакытка (30 минут) исәпләнгән, ләкин ул төрле типтагы биремнәр белән танышу мөмкинлеге бирә.

"Бергә тапшырабыз. Ата-аналар БДИ тапшыру көне" акциясендә катнашучы ата-аналар түбәндәгеләр белән танышачак:

* БДИда теркәлү һәм катнашучыларны аудиторияләрдә утырту оештыру ничек уза;

* БДИда катнашучыларның эш урыннары ничек күренә;

* БДИ үткәрүнең объективлыгын тикшерү ничек оештырылган;

* Имтихан пунктларында эпидемиологик куркынычсызлык чаралары нинди кулланыла;

* имтихан үткәрү пунктында контроль үлчәү материалларын (КИМ) бастыру һәм сканерлау ничек бара?

Әгәр дә сез – 2022 елгы чыгарылыш сыйныф укучысының ата-анасы икән, балагызның БДИны ничек тапшыруы кызыксындыра икән, һәм әгәр сез аның белән бер дулкында буласыгыз килсә - без сезне акциядә катнашырга чакырабыз һәм 2022 елның 28 марты көнне 13.00 сәгатьтә Яңа Чишмә урта мәктәбенә чакырабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев